Вячеслав Володин Җиңү көне белән котлады

2023 елның 5 мае, җомга, 11:11

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Җиңү көне белән котлау телеграммасы килде.

"Ватанны һәм дөньяны фашизмнан яклап һәлак булганнарны һәрвакыт истә тотачакбыз, - диелә федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесе котлавында. - Җиңүнең нинди бәягә бирелүен беркайчан да онытмабыз. Халкыбызның фидакарьлеге, солдатларның, офицерларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм ныклыгы белән горурланабыз. Киләчәк буыннар өчен сугыш турында хакыйкатьне саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International