Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

2023 елның 8 мае, дүшәмбе, 13:43

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин унберенче тапкыр Россия чемпионы булган «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар составын күренекле җиңүләре белән котлады. Парламент башлыгы «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов һәм клуб директоры Олег Брызгалов адресына котлау телеграммалары җибәрде.

"Тренерлар штабының тырыш һәм җайлы эше, уенчыларның осталыгы, мәйданчыктагы тырыш хезмәте һәм җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә, Татарстан клубы янә искиткеч уңышка иреште, унберенче тапкыр Россия чемпионы булды. Без сезнең якты һәм энергияле уеныгыз, югары команда рухы һәм бердәмлегегез белән горурланабыз, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә җибәрелгән телеграммада. - Тренерлар составының югары осталыгы, клубның бөтен командасының зур тырышлыгы белән чын мәгънәсендә искиткеч нәтиҗәгә ирешелде. Татарстан спорты үсешенә сезнең һәркайсыгызның шәхси өлеше аерым рәхмәт сүзләренә лаек».

Фәрит Мөхәммәтшин барлык спортчыларны һәм җитәкчеләрне, искиткеч Татарстан командасын оештыручыларны Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, клуб уенчыларына һәм коллективына ныклы сәламәтлек, тынычлык, алга таба спорт уңышлары һәм Татарстан спорты даны өчен яңа югары казанышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International