Казандагы Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2023 елның 9 мае, сишәмбе, 09:25

9 Майда, Җиңү көнендә, Казандагы Архангел зиратында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлгән чит ил сугышчыларына истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Хәтер чарасы вакытында солдатлар мылтыклардан залп бирделәр. Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшүдә Җиңү Көненең бөтен дөнья өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "9 Май халкыбызның изге бәйрәме булды һәм шулай булып кала да, - диде Светлана Захарова. - Бу көнне һәрберебез туган илебез өчен горурлык хисе кичерәбез. Бүген без "күкләребез тыныч булсын иде!" дигән теләкнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлыйбыз!" Җиңү бәйрәме - Ватан азатлыгы өчен һәлак булганнарны искә алу, шулай ук сугыш ветераннарына чиксез рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек булып тора. Безнең бурычыбыз Бөек Ватан сугышы турында истәлекне саклау һәм халыкның батырлыгы турында дөрес тарихны киләсе буыннарга җиткерү".

Чәчәкләр салу тантанасында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International