Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2023 елның 12 мае, җомга, 11:21

Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасында юллар төзү һәм ремонтлау: өстенлекле проектлар» темасына семинар үткәрелде.

Семинарны ачып, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ел башыннан  Дәүләт Советы Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә юл хуҗалыгы темасы буенча 94 мәсьәлә керүен әйтеп узды. «Бүген фикер алышу өчен без гражданнарны кабул итү кысаларында килгән сорауларны, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге аша җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне алабыз. Депутатларның ярдәмчеләре шулай ук халыкны кабул итү вакытында катнаша һәм депутатларга гражданнардан килгән сорауларны эшкәртә, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Формаль җаваплар булмасын өчен әлеге темаларны  – нинди федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырылуын, юл эшләрен, аларны гамәлгә ашыру сроклары турында белергә кирәк.

Әлеге тема буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International