Дәүләт Советында Дагыстан Республикасы парламенты депутаты булды

2023 елның 12 мае, җомга, 15:31

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Дагыстан Республикасы Халык Собраниесенең Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Елена Павлюченко белән очрашты.

Елена Павлюченко җитәкчелегендәге делегация Казанга мәктәпләрдә  инженер-технология мәгарифен үстерү буенча Консорциум утырышында катнашу, Яшьләр сәясәте департаменты һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей эше тәҗрибәсе белән танышу өчен килгән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Елена Павлюченконы сәламләп, Айрат Зарипов кунакка парламентның структурасы, профиль комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, шулай ук комитет эшчәнлеге турында сөйләде.

Елена Павлюченко, үз чиратында, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итүгә өметен белдерде.

ТР Дәүләт Советында узган очрашуда КФУның яшьләр һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры Ариф Межведилов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International