Фәрит Мөхәммәтшин: "Бердәм Россия" илкүләм проектларны тормышка ашыруны партия контролендә тота"

2023 елның 12 мае, җомга, 16:03

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узды, анда «Илкүләм проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя!» проектына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Татьяна Ларионова тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында мондый конкурсны уздыруның мөһимлеген ассызыклады. Ел саен республика территориясендә илкүләм проектлар кысаларында яңа юллар, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәктәпләр һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән объектлар барлыкка килә. Бу зур эш турында сөйләргә фотографияләр ярдәм итә.

«Федераль үзәк бу максатларга бик күп игътибар бирә, шул исәптән финанс ярдәме дә. Һәм безнең «Бердәм Россия» партиясе республика муниципалитетлары, шәһәрләре һәм районнары территорияләрендә бу программаларны гамәлгә ашыруда әйдәп бара», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул берничә санны мисал итеп китерде. Узган ел төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 43,7 млрд сум бүлеп бирелгән иде, шуларның 4,9 млрд сумы - республика бюджетыннан. Татарстан 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, алар кысаларында 49 төбәк проекты гамәлдә.

Мондый проектларда актив катнашу махсус операция үткәрү һәм безнең илгә тышкы басым ясау шартларында аеруча мөһим, дип өстәде ул. Шуңа күрә фотобәйгегә йомгак ясаудан тыш, оештыручылар чарага махсус операцияләрдә катнашучыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өлкәсендә республика районнарының иң актив вәкилләрен чакырды.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International