Фәрит Мөхәммәтшин "Чит бала" премьера спектаклен карады

2023 елның 12 мае, җомга, 19:12

Бүген Казанның В.И. Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсендә Александр Славутскийның драматург Василий Шкваркин пьесасы буенча куелган "Чит бала" ("Чужой ребенок") спектакле күрсәтелде. Тамашачылар арасында хатыны Луиза Акрамовна белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин артистлар белән аралашты һәм театр труппасын сезонның чираттагы уңышлы премьерасы белән котлады.

"Чит бала" - Василий Шкваркинның иң танылган комедиясе, ул 1933 елда язылган, һәм беренче сезонда ук куелышлар саны буенча барлык рекордларны узып киткән.  500 театр аны үз репертуарына кертергә теләгән.

Сәхнәдә мәхәббәт, гаилә, бәхет эзләү тарихы. Спектакльгә килгән тамашачылар үткәннәргә чума, чөнки вакыйгалар 1930 нчы елларда бара. Спектакль геройлары әледән-әле мәзәк һәм көлкеле хәлләргә эләгә.

"Чит бала" комедия спектакленең премьерасы В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә театр тамашачысына апрель аенда тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International