Депутатлар округларда

2023 елның 13 мае, шимбә, 09:51

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, парламентарийлар ветераннар янына барып аларны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, депутатлар гражданнарны кабул итттеләр, округларда очрашулар уздырдылар.

9 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе муниципаль районында булды. Шәһәрдә Җиңү көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантаналары Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм шәһәр үзәгендә Хәтер диварын ачу тантанасыннан башланды.

9 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрне һәм кунакларны Җиңү көне белән котлады.

9 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буа районында узган Җиңүнең 78 еллыгына багышланган  тантаналы чараларда катнашты. Депутат ветераннар, чараларда катнашучылар алдында республика Рәисе исеменнән бәйрәм мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.

9 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакайда Җиңү мәйданында узган тантаналы митингта катнашты. Азнакай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше яши: Гайнулла Гаффаз улы Әюпов һәм Гыйльминур Хисаметдин кызы Җәләева.

Азнакай районында Таһир Һадиев шулай ук район үзәк хастаханәсендә булды. Ул гериатрия кабинетын карады һәм пациентлар белән аралашты. Эш визиты кысаларында Таһир Һадиев гражданнарны кабул итте.

9 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач муниципаль районына эш сәфәре барышында ветераннар белән очрашты, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чараларда катнашты. 

9 майда Әлмәттә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды. Депутат Марат Галиев районның Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән белән очрашты.

Шул ук көнне Әлмәттә Муса Җәлил урамындагы 41а йортта Бөек Ватан сугышында катнашкан кыз, Әлмәт театры артисты һәм режиссеры, ТАССРның халык артисты, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданы Зәкия Хафиз кызы Туешева хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

8 майда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин белән Теләче районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына обелиск, Әфганстанда сугышкан сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачуда катнаштылар. Депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш елларында тылда хезмәт куйган кешеләрне якынлашып килүче бөек бәйрәм белән котладылар.

5 май көнне Дәрвишләр бистәсендә С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы бакчада Ленинград блокадасында яшәүчеләргә куелган һәйкәл һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган  монумент тирәсендәге мәңгелек ут янында митинг үтте. Ветераннарны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады.

5 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин эшлекле сәфәр белән Чүпрәле районында булды, анда гражданнарны кабул итте һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме сигезенче утырышында катнашты, анда башкарма комитетның яңа җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов сайланды.

5 майда Казан Кремлендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган "Геройлар хатыны" фотокүргәзмәсе ачылды. Сәламләү сүзе белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова чыгыш ясады. Күргәзмәдә ирләре үзләрен хәрби хезмәткә багышлаган 40 хатын-кыз портреты тәкъдим ителгән. Һәр портрет героинялар ирләренә җибәргән хатлардан алынган сүзләр белән озатыла. Фотокүргәзмә 15 майга кадәр эшләячәк.

5 майда депутат Артур Габделҗанов “Ветеран йорты янында парад” акциясендә катнашты, Бөек Ватан сугышы ветераны Лопатина Екатерина Насыйбулла кызын бәйрәм белән котлады.

3 майда депутат Ольга Воронова ветеран Абдуллаҗан Хуҗинны Җиңү көне белән котлады. 1943 елның сентябрендә Абдуллаҗан Хуҗин 3 нче Белоруссия фронтына пехота автоматчысы итеп билгеләнә. Ул Мәскәү астыннан башлап Кенигсбергка кадәр сугыш юлын уза һәм Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International