Дәүләт Советы командасы җиңел атлетика буенча ярышларда "бронза" алды

2023 елның 13 мае, шимбә, 14:15

Бүген Казанның Үзәк стадионында ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында турнир узды. Җиңел атлетика буенча ярышларда ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы 3 урынны алды.

Катнашучыларга 100 метр 4 эстафетаны йөгерергә кирәк иде.

Команда составына Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Алмаз Бикмөхәммәтов, Элина Фирсова, Тимур Кормаев, Виктория Сагъдиева, Елена Михайлова, Илдар Садыйков керде. Команда капитаны – Римма Нуруллина. Тренерлар – Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Вострикова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова.

Ярышта ТР Рәисе,  ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты аппаратлары, республика министрлыклары һәм федераль ведомстволарның территориаль идарәләре вәкилләреннән торган  21 команда катнашты.

Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе беренче урынны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты - икенче, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты - өченче урынны алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International