Казанда Рәшит Ваһапов истәлегенә митинг-концерт булды

2023 елның 16 мае, сишәмбе, 15:33

Казанда Рәшит Ваһапов истәлегенә концерт булды

Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясе бакчасында күренекле татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган митинг-концерт булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга һәм тамашачыларга республика җитәкчелеге исеменнән мөрәҗәгать итте.

Республика парламенты җитәкчесе үз чыгышында Рәшит Ваһаповның татар милли музыка сәнгатен үстерүдәге казанышларын билгеләп үтте. "Үз халкына, татар җырына тирән мәхәббәте Рәшит Ваһаповның тормыш юлының нигезе булды", – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мәскәү Татар опера студиясе тәмамлаганнан соң Казанга әйләнеп кайткач, ул үзенең кабатланмас көчле тавышы, моңы белән халкыбызның мәхәббәтен яулап  "безнең сандугачыбызга" әйләнде. Рәшит Ваһапов чын мәгънәсендә татар җыр сәнгатенең асылташы иде. Нәкъ менә ул татар эстрадасын югары һөнәри дәрәҗәгә күтәрә һәм ул заман башкаручылары өчен үрнәк була алды".

Татар музыка сәнгатен саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барган өчен Р.Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондына рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Идел һәм Урал буенда гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясе музыка культурасы үзәкләренең берсе булуын искәртте. "Фонд 2004 елдан бирле Рәшит Ваһапов исемендәге популяр халыкара татар җыры фестивален үткәрә, –  дип басым ясады ул. – Бу бәйрәм күпмилләтле илебездә дә, аннан читтә дә танылды, Россиянең 56 төбәгендә һәм дөньяның 15 илендә катнашучыларны һәм тамашачыларны җыйды. Без фондның гомуми мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга керткән өлешен, ватандашларыбызга, яшь талантларга ярдәм күрсәтүен, төбәкара мәдәни элемтәләрне һәм милләтара татулыкны үстерүгә керткән өлешен югары бәялибез. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бу аеруча мөһим".

Митинг-концертта катнашучыларга котлаулар белән шулай ук Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Р.Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов, Россия Композиторлар берлеге һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, ТР халык шагыйре Ренат Харис һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынгач, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларына бәйрәм концерты күрсәтелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International