Фәрит Мөхәммәтшин: «Төбәк һәм парламент дипломатиясенең берләштерүче көченең әһәмияте бүген арта бара»

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе, 12:36

– Күпмилләтле һәм күпдинле Россия өчен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы белән эшләү зур кызыксыну уята, гомумән, Россия һәм бу оешмага керүче  күп кенә илләрнең милләтара һәм динара мәсьәләләргә карашы бик якын яки, гомумән дә, туры килә. Бу – элемтәләрне тагын да үстерү, халыкара, парламентара һәм башка мәйданнарда эшне берләштерү өчен яхшы нигез, –диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Халыкара кооперация һәм инновацияләр: Фарсы култыгы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар»парламентара тыңлауларын ачып. Утырыш бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023»XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Тыңлауларда РФ ФС Дәүләт Думасының Сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Владимир Гутенев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе урынбасары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Илчелегенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Әхмәт Әл-Шеххи, Россия-Гарәп эшлекле советы рәисе Татьяна Гвилава, Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы әгъзасы Сихам Әл-Харсия, Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов, Айдар Метшин һәм Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, федераль һәм республика профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.   

Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте депутатлары исеменнән сәламләде. «Россия-Ислам дөньясы: Казан форумы» 14 нче Халыкара икътисади форумын уздыру республика һәм гомумән Россия өчен мөһим вакыйга булып тора, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, - Ислам дөньясы киң, ул күпмилләтле Россия өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра, чөнки безнең илдә 20 миллионга якын мөселман яши».

Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, безнең республика өчен, Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе буларак, ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек традицион рәвештә өстенлекле булып тора. "Россия Тышкы эшләр министрлыгы бәяләвенчә, Татарстан дәүләтара хезмәттәшлекне региональ дәрәҗәдә алып баруда  алдынгы урыннарның берсен били, - диде ул, - республикада ислам партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең һәм нәтиҗәле диалогның бай тәҗрибәсе тупланган, Россия белән мөселман дөньясы арасында озак вакытлы хезмәттәшлекне һәм стратегик партнерлыкны ныгытуга аерым игътибар бирелә. Россия Президенты кушуы буенча Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген аның рәисе сыйфатында координацияләве очраклы түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан, эзлекле рәвештә тышкы икътисадый, мәдәни, фәнни һәм мәгариф хезмәттәшлеген үстереп, Россиянең тышкы дөнья белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә зур өлеш кертә. «Халыкара икътисади хезмәттәшлек, технологияләр алмашу, төбәкләрнең мәдәни элемтәләре киң таралган практикага гына түгел, ә территориаль үсешнең мөһим шартына да әверелде» , - дип ассызыклады парламент башлыгы.

«Бүген Казанда Венгрия, Иран, Казахстан, Кытай, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан генераль консуллыклары, Беларусь илчелеге бүлекчәсе актив эшли. Башка дәүләтләрнең дипмиссияләрен ачу планлаштырыла. Якын һәм ерак чит илләрдә республика вәкиллекләре челтәре булдырылган. Аерым алганда, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән республиканың чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә 21 Тулы вәкаләтле, даими һәм сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Вәкиллекләр белән беррәттән сәүдә йортлары челтәрен үстерү дә бара. Аларның төп бурычы –Татарстан предприятиеләре продукциясен чит илләргә чыгару. »Татарстанда инвестицион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыруга, уртак проектларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – Казан эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгына, эре халыкара чаралар уздыру урынына әверелә бара».

Республика Дәүләт Советының халыкара партнерлар белән хезмәттәшлеге ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасын ныгытуга үз өлешен кертә. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, төзелгән парламентара килешүләр төбәк дипломатиясе потенциалын ачуга, закон чыгару процессының формаларын һәм механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, дөньяда  региональ һәм парламент дипломатиясенең берләштерүче көченең әһәмияте арта. Төбәк дәрәҗәсендәге элемтәләрне активлаштырырга, «Россия – Ислам дөньясы» традицион Казан халыкара форумы потенциалын киңрәк кулланырга кирәк, дип саный парламент башлыгы. 

«Россия – Ислам дөньясы» парламентара тыңлаулары конструктив дискуссияләр һәм нәтиҗәле фикер алышу урыны булыр, Россиянең ислам дөньясы дәүләтләре белән диалогын алга таба үстерүгә үз өлешен кертер дип өметләнәм», – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентара тыңлауларда фәнни-мәгариф потенциалын үстерү, илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү, «Хәләл» индустриясе кысаларында Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек, Халыкара кооперация кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итүдә парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре төп темалар булды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы Казанда 18-19 май көннәрендә уза. Форумда Россиянең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән 15 меңнән артык вәкил катнаша. KazanForum - 2023 кысаларында 200ләп чара уздыру каралган, алар арасында стратегик сессияләр, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һ.б. аерым «хатын - кызлар трегы» чаралары уза, аны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International