Альбина Насыйрова "Хатын-кыз-эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы" сессиясендә чыгыш ясады

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе, 13:48

«Россия – Ислам дөньясы; KazanForum 2023» форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегының беренче сессиясе «ххатын-кыз-эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы»темасы булды. Теманы тикшерүдә Дәүләт Советы депутаты, «Мэрхэмэт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзасы, «Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова катнашты. 

Мәйданчык кысаларында әйдәп баручы хатын-кыз эшмәкәрләр бизнес алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бизнес коллегаларын үзләренең уңай бизнес-кейслары, төп проблемалары һәм хәзерге шартларда аларны хәл итү юллары белән таныштырдылар. Төрле өлкәләрдә бизнеста уңышка ирешкән хатын-кызлар эш һәм шәхси тормыш, бизнес һәм гаилә, эш вакыты һәм балалар вакыты арасында балансны ничек сакларга икәнлеге турында сөйләделәр.

Альбина Насыйрова, социаль эшкуарлыкта хатын-кызларның аерым роле турында сөйләгәндә, җирдә яшәүчеләрнең 3 проценты бу юнәлештә бизнес белән мәшгуль, ә Россиядә бу сан нибары 1 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтте. "Социаль эшкуарлыкның төп юнәлешләренең берсе - мәгариф эшчәнлеге, – диде ул. – Ә бизнесның мәгариф өлкәсендәге уңышының нигезен яңалыкларны даими үзләштерү һәм кертү тәшкил итә. Моның өчен без Кембридж университеты, Казан федераль университеты, ЮНЕСКО университетлары ассоциациясе, шулай ук Пекин, Испания югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең эшчәнлектә, әлбәттә, һөнәргә, хезмәткә мәхәббәт зур әһәмияткә ия. Барлык биш балалар бакчасында һәм ике «Бала Сити» мәктәбендә нәкъ менә шундый педагоглар эшли".

Депутат фикеренчә, ата-аналарның уңышлы бизнесы балаларга уңай йогынты ясый. Монда бизнес һәм гаилә мәнфәгатьләрен баланслау, балаларына җитәрлек вакыт бирү генә мөһим. 

«Хатын-кыз-эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы " мәйданчыгының модераторлары Zari International Consultancy компаниясенең генераль директоры Захра Хәлил Бәкер иде (Бахрейн), чарада Берләшкән гарәп әмирлекләреннән  канцлер – министр урынбасары ярдәмчесе, иминият буенча киңәшче Фатыйма Мөхәммәт Авәдхи , Wildberries компаниясенең генераль директоры Татьяна Бакальчук, Әзербайҗанда хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү ассоциациясе идарәсе башлыгы Сәкинә Бабаева, Үзбәкстан хатыннары һәм кызлары ассоциациясе президенты Нәсибә Мирадилова, Kembara Amal Ventures компаниясенә нигез салучы Азураида Шахадан (Берләшкән гарәп әмирлекләре), Кiosnook әкиятләр академиясенә нигез салучы Айшегөл Деде (Төркия) чыгыш ясадылар.

Сессиядә хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүдә киртәләрне җиңү, эш һәм шәхси тормыш арасында тигезлекне саклау, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре тикшерелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International