Рөстәм Миңнеханов KazanForumда "Хатын-кызлар" трегы мәйданчыгында булды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе, 14:19

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыкларында булдылар.

«Кадерле хатын - кызларыбыз, Ислам дөньясы илләре вәкилләре, сезне Россиядә, Казанда сәламләвемә шатмын, – дип мөрәҗәгать итте Марат Хөснуллин "Хатын-кызлар" трегында катнашучыларга –  Без мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү, һичшиксез, хатын-кызлар җитәкләгән оешмалар белән элемтәләр булдыруны да күздә тота дип саныйбыз. Бу эштә без алга таба хезмәттәшлек итүнең зур перспективасын күрәбез, һәм сезнең Казанга килүегез бу юнәлештә алга баруда тагын бер адым булыр дип өметләнәбез».

"Безнең бу форум алдагыларына карый күпкә матуррак булды, анда безнең гүзәл ханымнар катнашты, сез – Ислам дөньясының зур байлыгы, – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, – хәзерге вакытта хатын-кызның, ананың роле тагын да арта. Бүген хатын-кызлар актив бизнесменнар һәм сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, әмма шул ук вакытта традицион кыйммәтләрне саклауларын дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз! Бик зур рәхмәт, уңышлар телибез!».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International