«Хатын-кыз карашы» трегында катнашучылар хәйрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе, 17:50

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Мәрхәмәт –Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган «Хатын-кыз карашы» мәйданчыгында катнашучылар хәйрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар. Сессия эшчәнлеген  Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова оештырды.

«Хәйриячелек: Исламда яхшылык бумерангы»  сессиясендә катнашучылар хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызларның социаль проблемаларын хәл итү өчен төрле хәйрия фондлары эшендә тәҗрибә уртаклаштылар.

Мөселман дөньясы илләрендә көчле хәйрия институты бар, ул тарих дәвамында ислам илләренең икътисады үсешенә дә, аларда гражданлык җәмгыяте формалашуына да зур йогынты ясаган.

«Хәйриячелек: Исламда яхшылык бумерангы» мәйданчыгының модераторы буларак  «Axellect» (Мәскәү) компаниясенең генераль директоры Ирина Одинаева чыгыш ясады

Катнашучылар Халыкара ислам хәйрия оешмасы рәисе Абдулла Әл-Маатук (Кувейт), БРИКС илләре Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), «Хатын-кызлар бәхете территориясе» проекты авторы Каринэ Хәбирова (РФ, Башкортостан), Россия мөфтиләр советы каршындагы Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе попечителе, Стелла Халикова-Брундукова һәм Россиянең атказанган тренеры Ога Павлова чыгышларын тыңладылар.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, хәйриячелек үсешендә табигате буенча шәфкатьлелеккә, кайгыртучанлыкка омтылган, катлаулы эмоциональ психологик эшне башкара алган хатын-кызлар аерым роль уйный.

Үз чыгышында Павга Павлова «Чикләрсез спорт» проекты турында сөйләде. "Проект 9 ел элек Татарстан Дәүләт Советы мәйданчыгында «Мәрхәмәт – Милосердие" депутат берләшмәсе катнашуында барлыкка килде, - дип искәртте ул. - Бүген ул күпсанлы партнерлар, социаль программалар белән тулы хәйрия проекты буларак билгеле. Программалар үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне физик культурага җәлеп итүне, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга ярдәм итүне, слэдж-хоккей буенча турнирлар үткәрүне, инклюзив шимбәләрдә йөзүләрне, хәйрия йөгерүләрен һәм Олимпия чемпионнары һәм күренекле тренерлар белән мастер-классларны үз эченә ала.

Сессия ахырында «ЗаряД» ҖЧҖ генераль директоры Артур Константинов фирманы оештыручы, Россия җыелма командасы составында хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаучы бердәнбер кеше, Россиянең атказанган спорт мастеры Данис Зарипов исеменнән учреждениедә тәрбияләнүчеләргә тапшыру өчен Лениногорск балалар йорты директоры Раушан Мортазинага кәшкәләр комплекты тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International