Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Орлова белән очрашты

2023 елның 19 мае, җомга, 11:31

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда бюджет акчаларын куллануны контрольдә тоту эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, шулай ук Россия Хисап палатасының РФ төбәкләренең контроль-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.  

Светлана Орлова Казанга эш визиты белән килде, аның төп максаты - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023»XIV халыкара икътисадый форум эшендә катнашу.

Дәүләт Советында узган очрашуда шулай ук РФ Хисап палатасының җыелма-аналитик инспекциясе башлыгы Ирина Картавых һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International