"Бердәм Россия"нең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычлары тикшерелде

2023 елның 19 мае, җомга, 11:38

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычларын карауга багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Аны «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин алып барды.

Партиянең ҮБК җитәкчесе сайлаучылар белән эшләүнең күп кенә мәсьәләләрендә Татарстан бүлекчәсенең алдынгы позицияләрен билгеләп үтте һәм төбәк бүлекчәсенең партиянең Үзәк Башкарма комитеты проектларында актив катнашуы өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде. «Казанда ил өчен мөһим әһәмияткә ия булган "Россия − Ислам дөньясы: KazanForum-2023" халыкара икътисадый форумы белән бәйле эшләрдә мәшгуль булуга карамастан, Фәрит Хәйрулла улы безнең киңәшмә эшендә шәхсән катнашырга вакыт тапты, бу республикада партия эшенә нинди әһәмият бирелүен күрсәтә", − диде ул.

«Бердәм Россия»нең республика бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга КазанФорум барышы турында кыскача мәгълүмат бирде һәм өч еллык сайлау циклы алдыннан партия бердәмлеген ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте. "Вакыт һәм сәяси вәзгыять гомумдәүләт бурычларын хәл итү өчен барыбыздан да көчләрне берләштерүне таләп итә, - дип ассызыклады ул. - Һәм бу яктан без барлык партия эшләренә, шул исәптән көндәлек агымдагы бурычларга да җитди карарга тиешбез".

Киңәшмәдә башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International