"Россиянең төп агачы" конкурсында 136 яшьлек чыршы өчен тавыш бирәбез!

2023 елның 19 мае, җомга, 13:00

2017 елдан бирле үткәрелә торган «Россия ел агачы» Бөтенроссия конкурсы дәвам итә. Быел анда барлыгы 69 уникаль агач катнаша. Илнең төп агачы өчен тавыш бирү «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы (Всероссийской программы «Деревья – памятники живой природы») сайтында уза.

Конкурста төрле төбәкләрдә үскән һәм Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган табигый раритетлар катнаша.

Татарстан Республикасындагы Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигый заказник территориясендә үсә. 2012 елда бу агач Бөтенроссия әһәмиятендәге "Тере табигать һәйкәле булган агач" статусын алды. Чыршыга 136 яшь, ә биеклеге 30 метрдан артып китә.

Тарихи агач Тәтеш туган якны өйрәнү музее филиалы, 20 гасыр башы авыл дворян утары  үрнәге булган  дворян Молостовлар йорты янында дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу утарга сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар һәм танылган галимнәр килә. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм хәтта Гете белән дә дус булалар. Ләкин чын легенда булып революциягә кадәрге хуҗалары Владимир һәм Елизавета Молоствовларның тормышы тора, алар мирас итеп алган җирләрен җирдәге оҗмах кебек нәрсәгә әйләндерергә карар итәләр. Һәм өлешчә алар моны эшлиләр дә.

Тавыш бирү 2023 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы чыршысының конкурс номеры - 26.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International