Депутатлар округларда

2023 елның 19 мае, җомга, 15:15

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар интеллектуаль уеннарда катнашучы мәктәп укучылары белән очраштылар, социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә булдылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

16 майда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Депутатка Яшел Үзән шәһәреннән авыр хәлдә калган I төркем инвалид мөрәҗәгать итте. Шулай ук Юрий Камалтынов күптән түгел үз махсус операция зонасына киткән хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә түләүләр билгеләү мәсьәләсен хәл итүгә алынды.

15 майда төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә өлкән буын гражданнарының социаль мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Татарстанлыларның сорауларына Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре җавап бирде.

Экспертлар Казан, Чаллы, Алабуга, Тәтеш һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Аерым алганда, автошәһәрдә яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате эшкә алынды, ул узган ел ДХРнан Татарстанга күчеп килгән һәм гражданлык алган, ә хәзер арендага алынган фатирда яшәүче туганнарына пенсия күчерүдә ярдәм итүне сорый.

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр җентекле консультацияләр алдылар.

15 майда Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов өлкән буын мәсьәләләре буенча региональ атна кысаларында Бөгелмә районы гражданнарын онлайн кабул итте. Депутатка торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү, Елховка авылында су белән тәэмин итү, хуҗалык корылмаларын милеккә тапшыру, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.  Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алды.

12 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында яшәүче гражданнарны онлайн кабул итте. Нурлатлылар депутатка 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләргә, Украинадан килгән качакка пенсия билгеләүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук Россия гражданлыгын алуда, Черное Озеро авылын газлаштыруда, яшелчә, ит эшкәртү өчен дегидратор һәм автоклав сатып алуда ярдәм сорадылар. Шулай ук Нурлат шәһәрендә хоккейны үстерү буенча мөрәҗәгать килде.

12 майда Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Чаллы шәһәренең «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Парламентарийга төрле характердагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ваетераны фатирындагы тәрәзәне алыштыруда ярдәм итүен сорады. "Бу без башкара алырлык бик кечкенә эш, кадерле ветераннарыбыз. Мин сезгә Бөек Җиңү көне өчен чиксез рәхмәтле», - диде Олег Николаев. Мәсьәлә шунда ук хәл ителде.

11 майда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә районына эш сәфәрендә иде, ул социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә, районның эре предприятиеләрендә булды.

Аерым алганда, Марат Әхмәтов Коноваловка авылында «Камский Бекон» ҖЧҖ эше белән танышты. Аннары кунаклар 2021-2022 елларда уңайлы шәһәр мохитен булдыруның Бөтенроссия конкурсында иң яхшы проектлар арасына кергән  Ленин исемендәге паркта булдылар. Районның Халыклар дуслыгы йортында «Мәктәп» скверында мәдәни чараларда катнаштылар, анда 1 нче мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде, шулай ук татар халкының милли традицияләренә багышланган проектлар күргәзмәсе оештырылды. Мәктәп укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен татар телендә укыдылар һәм шагыйрьнең әсәрләре буенча инсценировка күрсәттеләр.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов «Ялкын» яшьләр үзәгендә, «Көрәш» һәм «Титан» спорт залларында булды.

11 майда Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Киләчәк профессионаллар» интеллектуаль уены узды, анда йөздән артык унынчы сыйныф укучысы катнашты. Лауреатларны һәм җиңүчеләрне Дәүләт Советы депутаты Ога Воронова котлады. 

Уен башланыр алдыннан катнашучылар шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә булдылар, анда Казанның дары заводы, С.П. Горбунов исемендәге Казан вертолет заводы, Казан моторлар төзү җитештерү предприятиесе, Метроэлектротранс, Татэлектромонтаж һәм Икмәк-кондитер комбинаты катнашты.

"Безнең мәйданчыкта хәзерге вакытта яшь квалификацияле кадрларга аеруча мохтаҗ булган җиде сәнәгать предприятиесе үз проектларын тәкъдим итте. Без югары сыйныф укучыларын һөнәри әзерләүне бурыч итеп куябыз, аларның шәһәрдә кайларда уку һәм эшләү мөмкинлекләре турында күбрәк белүләрен телибез», - диде Ольга Воронова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International