Фәрит Мөхәммәтшин чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау белән котлады

2023 елның 23 мае, сишәмбе, 14:53

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар яңгырый һәм тантаналы линейкалар уза. Татарстанда 2022-2023 уку елында 11 сыйныфны 15 мең кеше, 9 сыйныфны 40 меңнән артык кеше тәмамлый. Бүген Н.И. Лобачевский исемендәге  Казан лицее укучылары өчен дә соңгы кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш укучыларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында төп тантаналы вакыйгаларның берсе КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында булды. Фәрит Мөхәммәтшин кичәге укучыларны сәламләде, педагогларга һәм ата-аналарга лицейчыларны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш укучыларына зур уңышлар теләде.

"Бүген лицей укучылары, аларның әти - әниләре һәм педагоглары өчен зур бәйрәм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Балаларга тормышта үз юлларын табарга һәм һөнәр сайларга кирәк булачак.  Татарстанның мөмкинлекләре, күп тармаклы икътисады сезгә алган белемнәрегезне һәм осталыкларыгызны туган республикабызның һәм бөтен илнең чәчәк атуы өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам».

Фәрит Мөхәммәтшин лицей җитәкчелегенә һәм педагогларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Мин лицейның педагогик коллективына балаларга биргән төпле һәм тирән белемнәре өчен бик рәхмәтлемен. Алган белем балаларга югары уку йортларына кергәндә зур конкурсны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк!»

КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский үзенең чыгышында, чыгарылыш укучыларын алда зур сынаулар көтә, дип билгеләп үтте. "Сезгә аттестация узарга, уку вакытында алган белемнәрегезне күрсәтергә һәм расларга туры киләчәк", - диде ул.

Соңгы кыңгырау белән балаларны шулай ук лицей директоры Елена Скобельцына котлады. Ул билгеләп үткәнчә, быел лицейда 9 сыйныфны  112 һәм 11 сыйныфны 109 укучы тәмамлаган. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында 12 лицейчы җиңүче һәм призер булган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International