Республикада авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре башланды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе, 16:23

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда авыл халкының эшлеклелеген  арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты. Зона семинарында шулай ук Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Шундый ук зона киңәшмәләре быел май аенда Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнарында да узачак. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләрен уздыру инде  традиционга әйләнде, быел ул унбишенче тапкыр үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемаларны тикшерәләр, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Киңәшмә алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм профильле министрлык башлыгы Марат Җәббаров озатуында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады, фермерлар һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшмәкәрләре белән аралашты. Парламент башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы, авылда эшмәкәрлекне үстерү шартлары һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге белән кызыксынды.

Гассар исемендәге мәдәният сараенда семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе республикада авыл халкына ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. "Бүгенге көндә безнең уртак бурыч – авыл кешеләренең активлыгын үстерүгә, аларның бизнесының табышлылыгын арттыруга ярдәм итү, - дип басым ясады парламент башлыгы, – хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык - төлек иминлеге – ил суверенитетының нигезе".

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләп үткәнчә, республика агрокомплексына системалы ярдәм күрсәтү, авыл халкының киеренке хезмәте нәтиҗәсендә узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык җыелган, тулаем сөт савымы беренче тапкыр 2 млн. тоннадан артып киткән, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 млрд. сумга җиткән. Парламент башлыгы республика җитәкчелеге исеменнән АПК хезмәткәрләренә Татарстанның икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңгә якын фермер хуҗалыгы, күп санлы шәхси эшкәртү предприятиеләре эшли, алар бергәләп республиканың барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча 40% җитештерә.

"Болар барысы да дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды,  кешеләрнең әлеге программаларда катнашуы сездән тора,   – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин район һәм авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренә, – Эшлекле якташларыгызны сездән дә яхшырак белүчеләр юк, аларга кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча субсидияләр, грантлар турында вакытында хәбәр итәргә кирәк.  Бу юнәлештә конкретрак һәм активрак эшләргә, аны көндәлек контрольгә алырга кирәк, чөнки шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына һәм КФХларга бүлеп бирелгән бюджет акчалары, банк кредитларыннан аермалы буларак, кире кайтарылмый. Бу акчалар фермерның үзенә дә, авылга һәм тулаем районга да эшләячәк".

Фәрит Мөхәммәтшин инициативалы авыл кешеләрен бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга чакырды. "Татарстанда дәүләт ярдәменең тулы бер системасы эшләнде, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы,  –  федераль һәм республика программаларында язылган ярдәм чараларыннан максималь файдаланырга өйрәнергә кирәк".

Киңәшмәдә шулай җитештерелгән ашлыкны сату, сөткә бәяләрнең төшүе кебек проблемалары турында да сүз барды. "Татарстан җитәкчелеге моның турында хәбәрдар, федераль үзәк белән эш алып барыла (ашлыкны экспортлау пошлиналары буенча), һәм республика линиясе буенча (элеваторлар, йөк төяү станцияләрен төзү һәм модернизацияләү проектлары, логистиканы оештыру), – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – эшкәртүне арттырырга, өстәмә кыйммәтне республикада калдырырга кирәк. Фермерларга кооперациягә керергә кирәк, чөнки  авыл хуҗалыгы кооперативлары хәзер барлык ярдәм формаларыннан файдалана».

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев республика җитәкчелегенә территорияләрнең социаль - икътисадый үсеше мәсьәләләренә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Аның  әйтүенчә, районда 56 фермер хуҗалыгы, 20 кече ферма эшли, аларда 7 мең баштан артык мөгезле эре терлек тотыла. Хәзерге вакытта район фермерлары 36 мең гектар сөрүлек эшкәртә. Узган ел район икътисадының аграр секторында тулаем җитештерү күләме 1,3 млрд.сумга җиткән.

Зональ киңәшмәдә авыл эшкуарлыгының торышы һәм перспективалары, кече һәм урта агробизнесны үстерү турында Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Профильле министрлык җитәкчесе шәхси ярдәмче хуҗалыкларны «авыл икътисадының иң мөһим секторы»дип атады. Мәсәлән, 2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 107,3 млрд. сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 2021 елга карата 3,9% үсеш белән. Тулаем җитештерү күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора. Ел йомгаклары буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек саны 511 сыерга арткан.

"Дәүләт ярдәме хисабына авыл хуҗалыгы кооперациясе секторы иң интенсив үсеш күрсәтә, – дип билгеләп үтте министр. – Кооперациягә җәлеп ителгән фермерлар саны 12 мең кешедән артып китте, акчалата керем бер ярым тапкырга артып, 12,5 млрд.сум тәшкил итте».

Авыл эшкуарларына дәүләт финанс ярдәме чаралары турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, халыкка кече ферма төзү программасы аеруча кирәк, 2015 елдан башлап 2591 шәхси ярдәмче хуҗалык 624,2 млн. сумлык субсидия алган, шул исәптән 2023 елда сайлап алуның беренче этабы буенча 73 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 35,7 млн. сум бирелгән. Хәзерге вакытта республикада сөт юнәлешендәге 17 кооператив эшли, алар көн саен 736 тонна сөт сатып ала, шул исәптән халыктан – 145 тонна.

Марат Җәббаров авыл эшкуарлыгын үстерүдә проблемалы мәсьәләләрнең берсе дип быелның беренче кварталында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  сыерларның баш саны кимүен атады. "Кимү терлекләрнең баш саны кимү белән дә, аерым авыл җирлекләренең терлекләрнең электрон хуҗалык китапларын тутыруны тәэмин итмәве белән дә бәйле, – диде министр. – Терлекләрнең баш санын киметү өчен бернинди аклаулар да юк, без барыбыз да республиканың азык-төлек иминлеген һәм авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү өчен эшлибез».

Көннең беренче яртысында түгәрәк өстәлләр утырышы узды, анда күтәрелгән мәсьәләләр дә гомуми зона киңәшмәсе кысаларында тикшерелде.

Киңәшмә «Иң яхшы крәстиян фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International