Фәрит Мөхәммәтшин район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләрен дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе, 16:16

Бүген Югары Ослан муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың 8 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Республика парламенты башлыгының Югары Ослан районында эш программасы җирле җитештерүчеләрнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышудан башланды. Күргәзмә павильоннарын карау барышында Фәрит Мөхәммәтшин фермерлар һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшмәкәрләре белән аралашты һәм министрлык җитәкчеләренең һәм район башлыкларының игътибарын авылда эшмәкәрлекне үстерүгә дәүләт ярдәмен күрсәтүне мөмкин кадәр арттыру кирәклегенә юнәлтте.

Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе республика Рәисенең җитәкчелеге һәм шәхсән үзе авыл халкына ярдәм итү һәм авылларны  үстерү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирүен билгеләп үтте. "Икътисади кыенлыкларга, авыл халкының олгаюына һәм кимүенә карамастан, безнең республика күп кенә мәсьәләләр буенча Россиядә алдынгы позициядә тора, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Узган ел 334 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, рекордлы күләмдә ашлык җыелган, тулаем сөт савымы беренче тапкыр 2 млн тоннадан артып киткән. Болар барысы да эре агрокомплексларның, фермерларның, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, эшкәртүчеләрнең тотрыклы эше нәтиҗәсе. Республика җитәкчелеге исеменнән Татарстанның чәчәк атуы хакына хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм».

Район башлыкларына һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советы башлыгы аларны авылны үстерүнең федераль һәм республика программаларында катнашутыру буенча кешеләр белән активрак эшләргә чакырды. "Программалар күп, финанслау җитәрлек, акчаны алып эшкә кертергә генә өлгерергә кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Актив якташларыгызга, эшлекле һәм булдыклы кешеләрегезгә программаларда катнашырга, бүлеп бирелгән акчалардан файдаланырга һәм үз эшләрен башларга ярдәм итегез. Чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына һәм крәстиян фермер хуҗалыкларына бүлеп бирелгән бюджет акчалары, банк кредитларыннан аермалы буларак, кире кайтарылмый. Бу акчалар фермерның үзенә дә, авылга һәм тулаем районга да эшләячәк. Кызганычка каршы, барлык районнар да бу мәсьәләгә аңлап карамый. Менә безне нәрсә борчый»"

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, авыл җирлекләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен дәүләт программаларының әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, районда авыл халкының эшлекле активлыгына ярдәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган, 5 эре агрохуҗалык, 37 крәстиян фермер хуҗалыгы һәм 3 меңнән артык шәхси хуҗалык эшли. 2022 елда районның авыл хуҗалыгына инвестицияләр 3,5 млрд сум тәшкил иткән. 

Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында авыл эшкуарлыгы, кече һәм урта агробизнесны үстерү мәсьәләләрен анализлады. Аның әйтүенчә, 2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 107,3 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Тулаем алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тулаем җитештерү күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора.

Министр авыл бизнесына грант ярдәме, авылда торак төзелеше, авылларны комплекслы үстерү программасы, инвестицион һәм ташламалы кредитлар мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук район башлыкларын авыл җирлекләрендә эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсен аерым контрольгә алырга чакырды.

Бүген авыл эшкуарлыгына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышкан түгәрәк өстәл модераторлары үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Шул исәптән, алар район территорияләрендә хуҗасыз объектларны яңадан рәсмиләштерү һәм теркәү, Россельхозбанкның үзмәшгульләргә генә бирелә торган ташламалы 5 процентлы кредитын шәхси хуҗалыкларга да бирү мәсьәләсен күтәрделәр, шулай ук сөтне сатып алу бәяләрен тотрыкландыру чараларын эшләүне сорадылар.

Киңәшмә ахырында «Иң яхшы крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Авыл җирлегенең эшмәкәрлекне үстерү буенча иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International