Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында татарстанлы фоторәссам күргәзмәсен ачты

2023 елның 30 мае, сишәмбе, 13:45

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген парламент башлыгы РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән очрашты, шулай ук Россия парламентының түбән палатасында "Туу тарихы" фотокүргәзмәсен ачуда катнашты, Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре һәм Татарстаннан сайланган депутатлар белән аралашты.

Татарстан фоторәссамы Диләрә Эстринаның эшләре тәкъдим ителгән «Туу тарихы» дип аталган күргәзмә 1950 елдан башлап бөтен дөньяда 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. «Бу күргәзмә – дөньяның җиде могҗизасы турындагы билгеле тезисны кире кагу, чөнки иң мөһиме – кеше, ә кешенең дөньяга килүе – могҗиза, – дип басым ясады Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина, – бүген илдә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар гамәлдә, әмма бернинди законнар һәм карарлар белән дә яшьләрне ата-ана булырга мәҗбүр итә алмыйбыз, моның өчен дәүләткә һәм хакимияткә ышану кирәк. Бу мәсьәләдә Татарстан кебек төбәкләрнең тәҗрибәсе бик кыйммәтле". 

Республика җитәкчелеге исеменнән күргәзмәнең күпсанлы кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. "Демографик вәзгыять, туучыларның кимүе, гаилә институтын саклау һәм ныгыту – бүгенге көндә төбәкләрне борчыган мәсьәләләр, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – Гаилә һәм балалар – безнең фундаменталь кыйммәтләр, ә балалар, үз чиратында, еш кына гаиләне ныгытучы төп көч булып торалар».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, күпмилләтле Россиянең һәр халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте нәкъ менә гаиләдә саклана һәм тапшырыла. Бу мөһим иҗтимагый институтның тагын бер зур казанышы.    

"Туу тарихы", бала туу вакытының уникальлеге турындагы фотопроект, Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм инде үзенең әһәмиятен раслады. Проект авторы туган мәлен фотога төшергән беренче балага быел 5 яшь тула.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык эшләр Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә төшерелгән. Аларның авторы – автошәһәрдә  яшәүче, ике тапкыр әни булган Диләрә Эстрина. Әлбәттә, экспозициядә иң якты һәм эмоциональ фотолар гына тәкъдим ителгән, әмма проект өстендә эшләү барышында йөзләгән сәгать эчендә меңләгән кадрлар төшерелгән, чөнки яңа кешенең тууы, мәхәббәт һәм чиксез ата-ана бәхете турында «икенче дубль» яки «постановка» белән эчкерсез фототарихлар булдыру мөмкин түгел. 

Тематик күргәзмәне оештыру инициативасы белән Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзалары чыккан.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, мондый күргәзмәне оештыру идеясе узган ел туган, ул вакытта республикада традицион рәвештә үткәрелә торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча фотосурәтләр конкурсына Чаллыдан уникаль фотосурәтләр килгән. "Без шунда ук 150 фотодан торган мондый архивның альбомнарда яки өстәлдә генә саклана алмавын аңладык, – дип сөйләде депутат, – балалар саны елдан-ел кими барган, бала табу сирәгәя барган бүгенге көннәрдә, мондый күргәзмәләр аеруча мөһим. Безне балалар чолгап алырга, алар сәламәт һәм бәхетле булып үсәргә тиеш. Минемчә, бу күргәзмә күпләрне уйландырыр. Яшьләр үзләренең беренче тапкыр ата-ана булганда кичергән хисләрен искә төшерерләр һәм яңадан әни һәм әти булырга карар итәрләр. Депутатлар теге яки бу закон өчен тавыш биргәнче, аның үсеп килүче буын өчен нәрсә эшләячәге, аларның мәнфәгатьләрен ничек яклаячагы турында уйларлар. Безнең киләчәгебез – балаларыбыз һәм оныкларыбыз кулында, һәм алар күбрәк булсын иде!» 

"Кешеләр туган көннәрен, юбилейларын, туйларын, чыгарылыш кичәләрен фотога, видеога төшерәләр, ә кеше тормышында иң мөһим көн – аның тууы ничек соң?  –  дип уйлана проект авторы Диләрә Эстрина, – экспозициядә истәлекле көннең иң мөһим мизгелләре тупланган: әни кеше баланың тууын көтә, табиблар һәм акушерлар яңа туган баланы ничек саклык белән кабул итәләр, үлчиләр, биләүлиләр, әти кеше беренче тапкыр үз баласын кулына ала. Бу күргәзмә – минем биш еллык эшемнең нәтиҗәсе» 

Дәүләт Думасының профильле комитеты әгъзалары фикеренчә, бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотолар ЗАГСларда, бала тудыру йортларында, хатын-кызлар консультацияләрендә, гаиләне һәм баланы яклау, ата-ана җаваплылыгы, традицион кыйммәтләрне саклауга ярдәм итү мәсьәләләре буенча төрле чараларда зур кызыксыну уята.

Күргәзмәне ачуда Дәүләт Думасындагы фракцияләр җитәкчеләре, профильле комитетлар рәисләре, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм коммерцияле булмаган сектор вәкилләре катнашты. Фотокүргәзмәне ачу тантанасында Россиянең танылган телевидение алып баручысы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Елена Малышева махсус кунак булды.

Шулай ук бүген, Дәүләт Думасының пленар утырышы алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентының түбән палатасы башлыгы белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Вячеслав Володин белән региональ һәм федераль законнарны гармонияләштерү һәм илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Вячеслав Володин Татарстаннан сайланган депутатларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, – сүз шулай ук парламентарийлар белән эшләү формалары, Россия Федераль җыелышында Татарстан депутациясе белән традицион киңәшмәләр уздыру, алар кысаларында илкүләм проектларда катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре һәм дәүләт программалары гамәлгә ашыру турында барды.

Очрашуда хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карала торган Татарстан Закон чыгару инициативаларына аерым игътибар бирелгән.

"Вячеслав Володин республиканың ничек үсүе белән кызыксынды, Татарстан Республикасы Рәисенең эшен, башкарма хакимият органнарының бүгенге көндә кертелгән санкцияләр белән бәйле кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча эшчәнлеген югары бәяләде", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International