Депутатлар шәһәр урамнары атамалары турында фикер алыштылар

2023 елның 30 мае, сишәмбе, 16:52

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда депутатлар җирле үзидарә органнарының урам-юл челтәре элементларына исемнәр бирү буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, шулай ук берничә республика закон проектын хупладылар.

Утырышны ачып, комитет рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, яңа урамнарга исемнәр бирү һәм искеләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә, бүген депутатлар урам-юл челтәре элементларына исемнәр бирү өлешендә башкала муниципаль хакимиятләренең эше турында мәгълүмат тыңладылар. Аны Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Шәрипова тәкъдим итте.

Альбина Рафикова әйтүенчә, яңа урамнарга исемнәр бирү һәм искеләрен үзгәртү Казан Башкарма комитетының законнары һәм норматив-хокукый актлары нигезендә башкарыла. "Хәзерге вакытта Казанда 2371 урам бар, шуларның 571е танылган шәхесләр исемнәре белән аталган, – дип билгеләп үтте ул.  2006 елдан бүгенге көнгә кадәр аталган 353 урамның 165е татар һәм 188е рус исемнәрен алган.

Альбина Рафикова билгеләп үткәнчә, гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан территориясендә күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча килә. "Соңгы өч елда килгән 199 мөрәҗәгатьнең 70тән артыгы теге яки бу эшлеклеләрнең истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле, – дип билгеләп үтте ул. - Мондый мәсьәләләрне караганда, беренче чиратта, әлеге шәхеснең казанышлары һәм аларның, беренче чиратта, Казан һәм Татарстан Республикасының барлыкка килүенә һәм үсешенә керткән өлеше, шулай ук аларның истәлеген мәңгеләштерүнең башка формалары исәпкә алына».

Шул ук вакытта, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре билгеләп үткәнчә, шәһәрнең барлык яңа формалашкан урамнары да аларга күренекле кешеләрнең исемнәрен бирү өчен кулай түгел. Күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү турындагы мөрәҗәгатьләр инициаторлары шулай ук шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан урамнарга исемнәр бирүне яки исемнәрне үзгәртүне сорыйлар. Гармонияле исемнәр табу бурычы, шул исәптән татар телендә дә, катлаулана бара", - дип басым ясады Альбина Рафикова.

Казан Башкарма комитеты вәкилләре шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында яңа төзелә торган урамнарга исемнәр бирү мәсьәләсе кискен тора."Әлеге хезмәтне күрсәтү вакыты – 10 көн, - диде ул. - Урамның исеме булмаган объектка адрес бирү өчен гариза килгәндә, муниципаль хезмәт күрсәтү срогын үтәүдә проблемалар туа, чөнки Казан башкарма комитеты тәкъдимнәрен килештерү һәм карарны әзерләү процессы вакыт ала».

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов автошәһәрдәге урамнарга адреслар һәм исемнәр бирү тәртибе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, аларда Казандагы кебек сораулар юк, шул ук вакытта Чаллыда паспорт өстәлендә бер урамны дөрес язмау очраклары бар, бу күчемсез милекне сатуда кыенлыклар тудыра.

Мәсьәләне тикшерүдә парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутатлар Хафиз Миргалимов, Николай Рыбушкин, Римма Ратникова катнаштылар. Казан һәм Яр Чаллы муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының урам-юл челтәре элементларына исемнәр бирү өлешендә уңай эшләвен билгеләп, депутатлар комитет карарына тәкъдимнәр әйттеләр.

Бүген парламентарийлар берничә республика закон проектын карады. Болгар шәһәре һәм Спас районы Идел буе авыл җирлеге территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проекты муниципаль берәмлекләр территорияләренең чиктәш чикләрен үзгәртү максатларында әзерләнгән. Документны Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов тәкъдим итте. Үзгәрешләр «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен, анда Идел буе бистәсе торак төзелеше өчен билгеләнгән җир участоклары урнашкан, «Идел буе авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге составына тапшыруны күздә тота.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Документ Татарстан Республикасы Сайлау Кодексында кулланыла торган терминологияне төгәлләүгә юнәлдерелгән.

Закон проектлары профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советы утырышында карау өчен тәкъдим ителәчәк.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International