Дәүләт Советында балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе, 10:15

Бүген парламент үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә Казан шәһәренең 5 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәкъдим ителгән. Балалар рәсемнәре алар күргән, яраткан һәм үзенеке дип санаган дөньяны чагылдыра. Аларда Татарстанда яшәүче төрле халыкларның гаилә кыйммәтләренә һәм шатлыкларына, милли традицияләренә һәм мәдәниятләренә сакчыл мөнәсәбәт темасы ачыла.

Кунаклар билгеләп үткәнчә, күргәзмә булачак рәссамнарны әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәтүче, укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләүче укытучыларның югары профессиональлеген күрсәтә. 

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент кунаклары күргәзмә белән 1 июльгә кадәр таныша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International