Татарстан Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтте

2023 елның 6 июне, сишәмбе, 13:51

Партиянең Генераль советы Секретаре, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, "Бердәм Россия" дән төбәккә беренче 40 тонна азык-төлек, балалар ризыгы, беренче кирәк-ярак әйберләр һәм көнкүреш химиясе китерелгән.

Якындагы тәүлектә тагын 100 тонна гуманитар ярдәм киләчәк, дип өстәде ул Белгородтагы бүлү гуманитар үзәгендә булганнан соң партиянең төбәк бүлекчәләре белән видеоэлемтә аша аралашканда.

 "Хәл катлаулы, бер тапкыр ярдәм итү белән генә чикләнмәячәкбез. Туганнары янына күченгәннәрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү зарур. Бүген фронт тирәсендәге районнарда яшәүчеләр белән аралаштык. Кием-салым,  йоклау  кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе. Иң кирәкле әйберләрдән торган исемлек формалаша", - диде Андрей Турчак.

Беренчеләрдән булып Белгород өлкәсенә гуманитар ярдәмне партиянең Татарстан бүлеге җибәргән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында: «Мондый шартларда башкача булырга ярамый. Бурыч куелды, без аны оператив рәвештә үтәдек һәм кичә беренче йөкләрне җибәрдек – барлыгы 31 тонна. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән Нэфис Косметикс көнкүреш химиясен җибәрә: кер юу порошоклары, сабын һәм башка продукция.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бүген партия республиканың  Лисичанскидагы вәкиле Евгений Варакин белән элемтәдә тора. Татарстан беренчеләрдән булып шефка алган шәһәрләрне торгызу буенча эшләү өчен вице-премьер дәрәҗәсендәге вазыйфаны булдырды.

"Гомумән алганда, без бердәмроссиялеләрдән генә 4,5 млн. сумлык матди ярдәм күрсәттек", - диде ул һәм хәзер республикага беркетелгән Лисичанск һәм Рубежныйдан тыш, Белгород өлкәсенә ярдәм итү өлкәсендә дә эш алып барылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International