Фәрит Мөхәммәтшин: "Рус теле көне - тынычлык һәм татулык бәйрәме»

2023 елның 6 июне, сишәмбе, 14:14

Бүген бөтен республика буенча рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Казанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шигърият көне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы концерт белән дәвам итте.

Кунаклар һәм тамашачыларга, Татарстан Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул, Россия халыкларының гомуммилли байлыгы буларак, рус телен саклау һәм үстерү максатыннан, Президент Владимир Путинның Указы нигезендә, 6 июньнең истәлекле көн итеп билгеләнүен искәртте. «Рус теле славян телләре арасыннан иң киң таралган тел булып кала. Бөтен дөнья күләмендә 260 миллион кеше шушы телдә сөйләшә. 154 миллионы аны үзенең туган теле буларак саный», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә 2023 ел, милләтара аралашу теле буларак, Рус теле елы дип игълан ителгән. «Бүгенге катлаулы хәлләрдә Россия халкының рухи бердәмлеген саклыйбыз. Биредә, дәүләт теле һәм халыкара аралашу чарасы буларак, рус теле бик зур берләшү ролен үти», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның илебездә күпконфессияле республикаларның берсе булып торуын, биредә 170тән артыграк милләт яшәвен басым ясап әйтте. Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү өчен тиешле дәүләт программалары тормышка ашырыла, милли мәгариф системасы булдырылган. Милли мәдәниятләрне, телләрне үстерүгә ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча Татарстан халыклары ассамблеясы, шулай ук аның составындагы рус милли-мәдәни берләшмәсе зур эш алып бара.

«Без яшьләргә, үсеп килүче буынга тәҗрибә һәм белемнәребезне тапшырып, телне, мәдәниятне, тарихи хәтерне сакларга тиешбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Рус теле көне безнең өчен сүз иҗаты, рухи, тынычлык һәм татулык бәйрәменә әйләнсен!»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International