«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 09:46

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеменең 2023 елның II кварталындагы эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

27 июньдә «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары тарафыннан «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Бүгенге патриот " темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла. Утырыш «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр форумы кысаларында узачак.

«Утырышта катнашучыларга, шул исәптән яшьләргә дә, җитештерү берләшмәсенең уку-лаборатория җиһазлары белән танышу, төрле интерактив тренажерларның эшен күрү кызыклы булыр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Артур Габделҗанов.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова шулай ук парламентарийларны 27 июньдә узачак «Мөмкинлекләр» яшьләр форумы программасы белән таныштырды. Өч көн дәвамында яшьләр форумында катнашучылар кураторлар белән эшләячәк, «Татарстан – Яңа гасыр»  яшьләр хәрәкәте әгъзаларын үстерү планнарын төзиячәк, проектлар тәкъдим итәчәк, шәхси үсеш тренинглары узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International