Җәмәгать судьялары сайланды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 10:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьялыкка кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Рөстәм Сәлахетдиновны (ТР Әлмәт суд районы буенча 5 нче суд участогына), Айгөл Маннановны (ТР Яшел Үзән суд районы буенча 7 нче суд участогына), Миләүшә Биктимерованы (ТР Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогына), Мария Абызованы (суд Минзәлә суд районы буенча 2 нче суд участогына), Эдуард Миндубаев (ТР Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 1 нче суд участогына), Аяз Гыйздәтуллин (ТР Тукай суд районы буенча 2 нче суд участогына) һәм Александр Тякмаев (ТР Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогына) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайлады:

Шулай ук Елена Ефремованы (ТР Бөгелмә суд районы буенча 2 нче суд участогына), Асия Батршинаны (ТР Алабуга суд районы буенча 2 нче суд участогына), Роберт Җәләевне (ТР Түбән Кама суд районы буенча 10 нчы суд участогына) һәм Роза Шумунованы (ТР Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогына) вәкаләтләре срогын чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайлау турында карар кабул ителде.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International