"Татарстан Республикасы Конституция советы турында" закон проекты кабул ителде

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген ТР Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында депутатлар ТР Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов, Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин тарафыннан парламентка кертелгән «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» ТР законы проектын карадылар. Закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, Татарстан Конституциясендә Татарстан Республикасы Конституция советын төзү каралган. «ТР Конституция советы турында» закон проекты белән Татарстан Республикасы Конституция советын Татарстан Республикасының Даими эшләүче дәүләт органы буларак булдыру күздә тотыла", - дип билгеләп үтте парламентарий.

Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча, бала хокуклары буенча, кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр, җирле үзидарә органнары гарызнамәләре буенча Конституция советы Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләрен аңлата, шулай ук Татарстан Республикасы законнарының яисә аларның нигезләмәләренең, Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары норматив хокукый актларының, җирле үзидарә органнарының  норматив хокукый актларының конституциячел булуы яисә конституциячел булмавы турында бәяләмәләр бирә.

Моннан тыш Конституция советы югарыда күрсәтелгән норматив хокукый актлар белән хокуклары бозылган дип санаган гражданнар һәм оешмалар гарызнамәләре буенча әлеге норматив хокукый актларның конституциячел булуы яисә конституциячел булмавы турында бәяләмәләр бирә дип карала.

Конституция советы компетенциясенә шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү турында яисә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча бәяләмәләр бирү, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары белән Татарстан Республикасы исеменнән төзелә торган шартнамәләр (килешүләр) проектларының республика Конституциясенә туры килүе турында фикерләр  белдерү керә.

Закон проектында Конституция советы Дәүләт Советы билгеләп куя торган өч әгъзадан, Рәисне дә кертеп, тора дип каралган. Конституция советына  әгъза итеп бер кандидатны Татарстан Республикасы Рәисе, калган икесен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә. Конституция советы әгъзалары Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын билиләр һәм үз вәкаләтләрен профессиональ даими нигездә гамәлгә ашыралар.

Конституция советы үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча  бәяләмәләр һәм аңлатмалар кабул итә. Конституция советы бәяләмәсе аны чыгарган көннән соң ун көннән дә соңга калмыйча Конституция советы бәяләмәсе кагыла торган һәм аны карарга тиеш булган Татарстан Республикасы дәүләт органнарына, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына, вазыйфаи затларына җибәрелә.

Конституция советы бәяләмәләре һәм аңлатмалары «Ватаным Татарстан»,  «Республика Татарстан» газеталарында, «Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU), шулай ук Конституция советының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында бастырып чыгарылырга тиеш.

Конституция советы эшчәнлеге аның аппараты белән тәэмин ителә.

Закон проектын тикшерүдә депутатлар Игорь Бикеев һәм Азат Хамаев катнашты.

«Татарстан Республикасы Конституция советы турында» ТР законы проектына комментарий биреп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның бүгенге тормышта актуальлеген билгеләп үтте. "Республиканың Төп Законы белән бәйле һәм элек республиканың Конституция суды караган мәсьәләләр, ул бетерелгәннән соң, кимемәде, – диде ул. – Петербургка, Россия Конституция судына бару урынына, гражданнар хокуклары бозылган очракта мөрәҗәгать итә алырлык орган булу бик мөһим. Шуңа Күрә Конституцион совет булдыру тәкъдим ителә".

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты уңай карарын исәпкә алып, «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International