Дәүләт граждан хезмәте турындагы законга үзгәрешләр кертелә

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 14:11

Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында»         закон проектын карадылар. 

Документны тәкъдим иткән ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты 79-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясының 1 өлешендәге 3 пунктының «в» пунктчасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.

Күрсәтелгән нормага ярашлы рәвештә дәүләт граждан хезмәте узу сәбәпле дәүләт граждан хезмәткәренә, шул исәптән, коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу тыела, федераль конституцион законнар яки федераль законнар белән башкача билгеләнмәгән очракта, акцияләренең (өлешләренең) 50 проценттан артыгы дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компания милкендә булган дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компания оешмасы булган коммерция оешмасы белән идарә итүдә, әлеге оешманың коллегиаль идарә органы әгъзасы буларак, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив хокукый актлары яки Россия Федерациясе субъектының мондый катнашу тәртибен билгеләүче норматив хокукый актлары белән билгеләнгән тәртиптә түләүсез нигездә катнашудан тыш.

Күрсәтелгән көйләүгә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең билгеләнгән оешмалар белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу тәртибен билгеләү республикада нинди орган компетенциясенә керүен регламентлаштырырга кирәк.

Закон проекты белән күрсәтелгән вәкаләтне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясенә кертергә тәкъдим ителә.

Депутат Николай Рыбушкин Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының уңай карары белән таныштырды.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International