Депутатлар гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү турында республика законына үзгәрешләр кертте

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 14:33

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика законы аның аерым нигезләмәләрен төгәлләштерү максатларында эшләнгән.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, закон проектын тәкъдим итеп, закон проекты белән милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында (җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар исемлеген, аңа иҗтимагый торак контроле субъектларын (иҗтимагый берләшмәләр, коммерциягә карамаган башка оешмалар) төзүгә ярдәм итү чарасын өстәп, киңәйтү тәкъдим ителә, дип аңлатты.

Закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм гомумән кабул ителде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International