Дәүләт Советы "Республика Татарстан" газетасының яңа баш мөхәррирен билгеләде

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 15:58

Алексей Угаров «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Мондый карар парламент депутатлары тарафыннан кабул ителде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, «Республика Татарстан» газетасын оештыручылар советына газетаның баш мөхәррире Александр Николаевич Латышев аны үз теләге белән вазифасыннан азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән.

"Гариза газетаны оештыручылар советы тарафыннан каралды, бүген  без әлеге мәсьәләне комитет утырышында тикшердек,  – диде Айрат Зарипов. – Бу нисбәттән ТР Дәүләт Советы карары проекты әзерләнгән, аны кабул итәргә тәкъдим итәбез».

Дәүләт Советы карары нигезендә, Александр Латышев 8 июньнән үз теләге белән вазифасыннан азат ителә.

"Александр Николаевич берничә тапкыр оештыручылар советына лаеклы ялга җибәрүне сорап мөрәҗәгать иткән иде, әмма бу карар кичектерелә килде...",- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Латышевка массакүләм мәгълүмат чараларында күпьеллык тырыш хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде, аңа ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

 «Республика Татарстан» газетасын оештыручылар советы шулай ук «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире вазифасына элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының шеф-редакторы булып эшләгән Алексей Угаровны билгеләү турында тәкъдим кертте.

Депутатлар бертавыштан Алексей Угаровның «Республика Татарстан»газетасының баш мөхәррире вазифасына кандидатурасын хуплады.

Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Угаровка яңа укучылар һәм абунәчеләр теләде. "Сез шулай ук республика халкына Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышы турында оператив рәвештә хәбәр итәрсез дип өметләнәм", – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International