Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 16:11

Парламентарийлар "2022 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында"закон проектын карады. Фонд  директоры Алсу Мифтахова тәкъдим иткән документ беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Фондның эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2022 елда Мәҗбүри медицина страховкасы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы медицина учреждениеләре реестрына Мәҗбүри медицина страховкасы территориаль программасы буенча беренчел медицина-санитар, ашыгыч һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүче 217 оешма кертелгән.

Тәкъдим ителгән хисап буенча, 2022 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәр буенча 64,8 млрд сум,  чыгымнар буенча 64,2 млрд сум күләмендә үтәлгән, керемнәр чыгымнардан 537,9 млн сумнан артып киткән.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшерүдә катнашкан депутатлар Николай Рыбушкин, Хафиз Миргалимов һәм Камил Нугаев тармактагы вәзгыятьне тирән анализлауның булмавына игътибар иттеләр, фондның профильле министрлык белән үзара бәйләнеше мәсьәләләре белән кызыксындылар. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Социаль иминият фонды эшчәнлегенең нәтиҗәләрен сәламәтлек саклау системасындагы җитешсезлекләр белән бәйләп карарга чакырды. "Саннар буенча барысы да яхшы килеп чыга, әмма без проблемалар турында конкрет бернәрсә дә ишетмәдек", - диде ул Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать итеп. - Ни өчен медицина хезмәткәрләре җитми, кадрлар кытлыгы ни белән аңлатыла? Сезнең эшегездә нәрсә җитмәве, хәлне ничек төзәтергә икәнлеге турында ишетергә теләр идек. Проблемаларны хәл итүдә таләпчәнрәк һәм ныклап торырга, бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк! Кешеләрнең сәламәтлегендә экономия ясарга ярамый! Бу мәсьәләләрдә беркем дә битараф булырга тиеш түгел, алар башкарма органнарга да, депутатларга да кагыла.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Александр Якунин, комитетның уңай карары белән таныштырып, депутатларны закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә чакырды.

"2022 елда Татарстан Республикасы ОМС территориаль фонды бюджеты үтәлеше турында" ТР законы проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International