Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәрде

2023 елның 9 июне, җомга, 15:54

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Россия көне белән РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин котлады.

"Безнең илебез Россия – үз тарихы һәм мәдәнияте, күпмилләтле халкыбызның казанышлары белән горурланучы, Ватанны саклаучы, аңа ышанучы, аны үстерү һәм ныгыту өчен барысын да эшләүче тырыш, талантлы, көчле рухлы кешеләрнең туган иле», - диелә котлау телеграммасында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International