Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлмәт Сабантуеның үзенчәлекле төсмерләре бар»

2023 елның 11 июне, якшәмбе, 15:38

Бүген Әлмәттә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе  узды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов озатуында Сабантуй уздырыла торган урынга килеп, Фәрит Мөхәммәтшин төрле милләтләрнең  ишегалларында, җирле үзешчән коллективларның концерт мәйданчыкларында, халык осталары һәм һөнәрчеләре эшләнмәләре күргәзмәләрдә булды. 

Бәйрәмне ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов республика җитәкчелегенә әлмәтлеләргә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Безнең барлык уңышларыбыз Татарстан Рәисенең, парламентның һәм хөкүмәтнең даими игътибары белән ирешелә, – диде ул. – Һәм, әлбәттә, районда яшәүчеләрнең уртак хезмәте безнең төбәкне яхшырак һәм матуррак итә. Бәйрәм белән, кадерле әлмәтлеләр!»

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәйдан халкына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. "Сабантуй төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урыны булды һәм булып кала, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуның аерым атмосферасын тудыра,  – дип билгеләп үтә республика башлыгы.  – Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бәйрәм республикада этномәдәни күптөрлелекне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Бәйрәм майданы иң беренче чиратта барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтли. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды, Татарстанның киләчәк уңышы һәм азык-төлек иминлегенә нигез салынды».

Республиканың нефть башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны  бәйрәм белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең елдан-ел матурлануын һәм үсүен билгеләп үтте. "Минем өчен Әлмәткә һәр килү – бәхет, – диде ул. – Шәһәр аша Сабантуй урынына барганда, мине якташларым өчен тагын бер тапкыр горурлык биләп алды. Яңа йортлар үсә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла, спорт корылмалары арта, парклар яңартыла, урамнар төзекләндерелә. Моның өчен барыгызга да, бигрәк тә Әлмәткә генә түгел, бөтен республикага социаль ярдәм күрсәтү өчен бик күп эш башкаручы нефтьчеләргә рәхмәт».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Әлмәт Сабантуеның үзенчәлекле төсмерләре бар, бу матур аланда төрле милләтләрдән меңләгән кеше җыела. "Бу көнне без алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен – агрономнарны һәм терлекчеләрне, фермерларны һәм хуҗалык башлыкларын, механизаторларны һәм инженерларны хөрмәтлибез, – дип басым ясады парламент башлыгы. –  Узган ел республикада игенчеләрнең фидакарь хезмәте белән рекордлы күләмдә – 5 млн тоннадан артык җыелды, сөт җитештерү буенча Татарстан илдә лидер булып тора, авыл хуҗалыгы продукциясенең күп төрләре буенча алдынгы позициядә торабыз. Бу күрсәткечләрдә Әлмәт районының лаеклы өлеше бар".

Район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, парламент җитәкчесе аларны авылның киләчәге турында һәрвакыт кайгыртырга чакырды. "Авылларны саклагыз, һәр хуҗалыкны, һәр ишегалдын кадерләгез һәм һәр кеше турында кайгыртыгыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Нәкъ менә авыл республикабызның барлык халыкларының күп гасырлык традицияләрен, яшәү рәвешен, туган телен, мәдәниятен, милли киемнәрен саклаучы булып тора. Ә русларның, татарларның, чуашларның, мордваларның һәм башка халыкларның дус-тату яшәве безнең төп байлыкларыбызның берсе булды һәм шулай булып кала да. Бәйрәм белән, кадерле әлмәтлеләр!»

Бәйрәм авыл хуҗалыгының иң алдынгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Тимур Нагуманов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International