Депутат гимназия укучылары белән очрашты

2023 елның 14 июне, чәршәмбе, 15:43

Бүген Дәүләт Советына Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясе каршындагы "Создатель" иҗат студиясе укучылары килде. Мәктәп укучылары белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев очрашты.

Дәүләт Советы буенча экскурсия барышында гимназистлар Татарстан парламентаризмы музеенда, китапханәдә, утырышлар залында һәм матбугат үзәгендә булдылар.

Казан гимназиясе укучылары белән очрашуда депутат Таһир Һадиев аларга парламентның, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының закон чыгару эшчәнлеге, шулай ук сайлау округларында депутатларның эше турында сөйләде, балаларга укуда һәм иҗатта уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International