Депутатлар округларда

2023 елның 16 июне, җомга, 09:46

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, татарстанлыларны язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык бәйрәмнәре белән котладылар, шулай ук Россия көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.

14 июньдә Кама Тамагы район мәдәният йортында «Нечкэбил - 2023» конкурсының зона туры узды. Конкурсантларны, кунакларны һәм тамашачыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Сайлап алу турына республиканың җиде районыннан конкурсантлар килде. Һәр катнашучы үз гаиләсен, традицияләрен тәкъдим иткән видеороликларны күрсәтте.

13 июньдә Азнакай муниципаль районында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев гражданнарны кабул итте. Депутат шулай ук Азнакай районы ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән юбилее белән котлады һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

13 июньдә Министрлар Кабинетында ТР Раисе Рөстәм Миңнехановның «Кадрлар резервы» республика конкурсы финалистлары белән очрашуы узды. Конкурста 226 катнашучыдан 23 кеше җиңде, шуларныж берсе – ТР Дәүләт Советына яңа сайланган депутат Руслан Нигъмәтуллин да.

12 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе муниципаль районы булып, анда Әгерҗе һәм Чайджум (Төркия Республикасы) муниципалитеты арасында туганлык бәйләнешләре урнаштыру турында килешүгә имза салу тантанасында катнашты. Килешүгә Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм Чайджум шәһәре башлыгы Бүлент Кантарджи кул куйды. Муниципалитетлар шәһәрләрнең мәдәни, икътисади, социаль һәм спорт мөнәсәбәтләрен үстерү өстендә эшләячәк.

12 июньдә депутат Марат Галиев эш сәфәре белән Сарман муниципаль районында булды, анда Россия көне уңаеннан тантаналы чаралар оештырылды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташларын бәйрәм белән котлады, район яшьләренә  паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Район кунаклары һәм Казан мотоклубы вәкилләре белән бергә катнашучылар Бөек Ватан сугышы шәһитләре истшлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

10 июньдә депутатлар Таһир Һадиев һәм Камил Нугаев Балтач муниципаль районы халкын һәм кунакларын Сабан туе белән белән котладылар. Халык бәйрәмнәрендә төрле уеннар, ярышлар, викториналар һәм конкурслар оештырылды.

10 июньдә Баулы халкын һәм шәһәр кунакларын милли бәйрәм-Сабантуй белән Бюджет салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин котлады. Традиция буенча майданда авылның иң яхшы хезмәтчәннәрен, һөнәр буенча иң яхшыларын, абсолют батырларны, шулай ук хуҗалык җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Леонид Якунин һәм район башлыгы Ильяс Гүзәеров район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

10 июньдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районында яшәүчеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлады. Районда мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары оештырылды, шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде.

9 июньдә депутат Владимир Вавилов Югары Ослон районы Введенская Слобода авылы укучыларына Казан зоопаркына сәяхәт бүләк итте. Балалар өчен зоопарк буенча танышу экскурсиясе үткәрелде һәм төшке аш әзерләнде.

5 июньдә РФ Дәүләт Думасында торак законнары проблемаларына һәм социаль файдаланудагы аренда йортларын булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чарада  Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

5 июньдә депутат Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарында булды, алар барышында авыл җирлекләрендәге социаль әһәмиятле объектларда булды, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында Ринат Гайзатуллин суүткәргеч челтәрләре төзү участогын, шулай ук административ бинаны капиталь ремонтлау эшләрен карады. Гражданнарны кабул итү кысаларында депутатка Иске Кәкерле, Матак, Зур Чынлы һәм  шулай ук Яңа Чәке авыллары кешеләре мөрәҗәгать итте. Мәсьәләләр юллар төзүгә, ана капиталы бирүгә, Яңа Чәке авылында мәчет төзүдә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Мәгълүмат таләп итүче мәсьәләләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде, башкалары депутат тарафыннан контрольгә алынды.

3 июньдә Балтач муниципаль районының Чепья авылында удмурт халык бәйрәме «Гырон-быдтон" узды. Авыл һәм район халкын һәм  кунакларны бәйрәм белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев сәламләде.

3 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районы Пелемеш авылында «Семык» Республика мари мәдәнияте бәйрәмен әзерләү буенча эшче киңәшмәдә катнашты. Шулай ук округта эшләү кысаларында Айрат Зарипов Әгерҗе шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Сораулар торак хуҗалыгына, җир кишәрлекләренә, юл төзелешенә һәм төзекләндерүгә кагылган. Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, барлык сораулар да муниципаль дәрәҗәдә эшләнүне таләп итә, аларга тиешле йөкләмәләр бирелгән.

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, депутат Николай Атласов Чаллыда яшәүче әтиләре мобилизацияләнгән ике гаиләдә булды..  Николай Атласов Автозавод һәм Комсомол районнары башлыклары белән берлектә сабыйларга балалар кибетенә сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International