Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада: "Сабантуй Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында аеруча тирән мәгънәгә ия"

2023 елның 18 июне, якшәмбе, 15:03

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада  халкыбызның милли  бәйрәме – Сабан туенда кунак булды.

Ел да Сабантуй уздырыла торган «Ильинка» мәдәни-спорт комплексында республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин белән бергә шәһәрнең иң эре предприятиеләренең - "Түбән Кама Нефтехим" ПАО СИБУР ПАО, "ТАИФ-НК" ААҖ, "Татшина" ҖЧҖ, «Танеко» АҖ һәм башкаларның бәйрәм мәйданчыкларында булды. Бәйрәм хуҗалары шулай ук кунакларга авыл хуҗалыгы казанышлары һәм «Осталар шәһәре» гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсен, «Авылкаем» интерактив мәйданчыгын һәм районның милли-мәдәни җәмгыятьләре палаткалары презентациясен тәкъдим иттеләр. 

Театр-хореография прологыннан соң бәйрәмне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ачты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Кама халкын һәм район кунакларын республика дәүләт хакимияте органнары, Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән Сабантуй белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнехановның бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерде. Республика җитәкчесе үз мөрәҗәгатендә авыл халкына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә. "Бәйрәм майданы иң беренче чиратта барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтли, – дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов. –  Аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды, Татарстанның киләчәк уңышы һәм азык-төлек иминлегенә нигез салынды».

Республика парламенты Рәисе әйтүенчә, Татарстанның уңышларында һәм казанышларында Түбән Кама районында яшәүчеләрнең – химиклар, төзүчеләр, социаль-мәдәни өлкә хезмәткәрләре, муниципаль хакимият органнары, ветераннарның өлеше зур. Татарстанда җитештерелгән продукциянең биштән бер өлеше Түбән Камага туры килә.  "Авыл хезмәтчәннәренең район уңышларына керткән өлеше зур, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге майданда төп кунаклар нәкъ менә алар – агрономнар һәм терлекчеләр, фермерлар һәм хуҗалык башлыклары, механизаторлар һәм ветеринария хезмәткәрләре. Барлык авырлыкларга карамастан, сезнең ярдәмегез белән без чәчүне вакытында һәм югары дәрәҗәдә үткәрә алдык. Авыл халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә узган ел республика басуларыннан 5 млн тоннадан артык ашлык уңышы җыелган, илдә сөт буенча беренче урында торабыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт!"

Фәрит Мөхәммәтшин авылны дәүләт ярдәме аша саклауның иң мөһим максаты дип халыкларның үзенчәлеген, милли яшәү рәвешен һәм мәдәниятен, туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклауны атады. "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, Сабантуй тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия булганда, моңа зур игътибар бирәбез, – дип билгеләп үтте ул. – Түбән Камада күп милләт вәкилләре бердәм гаилә булып яши. Аларның борынгы традицияләре, мәдәнияте, теле саклана. Татарстан чәчәк атсын өчен кеерткән иҗади хезмәтегез өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт белдерәм. Сабантуй, элеккечә, бердәмлегебезнең, яхшылыкка ышануыбызның символы булсын, һәр йортка бәхет, тынычлык һәм иминлек китерсен!"

Аннары агрофирма җитәкчеләрен, чәчү батырларын, фермерларны, авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтләү булды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рамил Муллин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Традиция буенча, төп майданда күп санлы спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышлар узды, аларның иң мөһиме – егетләр һәм ир-атлар арасында көрәш.

Сабантуйның аерылгысыз өлеше һәм бизәге булып атларның, ярым канлы һәм чиста канлы токымнарының чабышлары тора.

Түбән Кама Сабантуе тарихында беренче тапкыр борынгы төрки уен – ат көрәше «Аударыш» уздырылды, анда иң җитез һәм көчле егетләр бер-берсен җиргә аударалар.

Түбән Кама Сабантуе татар эстрадасы йолдызлары һәм шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International