Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй төрле милләт һәм дин вәкилләрен, барлык хезмәт кешеләрен берләштерә»

2023 елның 24 июне, шимбә, 13:58

Казанлыларның яраткан ял итү урыны булган Аккош күле яры бүген башкала Сабантуен – татар халкының борынгы бәйрәмен үткәрә торган  мәйданчыкларының берсенә әверелде, ул мәйданга республикада яшәүче барлык милләт вәкилләрен, төрле яшьтәге һәм төрле дин тотучы кешеләрне  җыйды. «Сабан бәйрәме»ндә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисеннән, республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Казанлылар  Аккош күле урман паркы территориясендә бәйрәм рәсми ачылуга кадәр үк җыела башлаганнар иде. Иртәдән үк Сабантуй кунаклары һәм батырлары өчен спорт һәм балалар уен зоналары эшләде. Бәйрәмдә Габдулла Тукай әкиятләре белән танышырга, милли спорт ярышларында, түбәтәйләр һәм калфаклар рәсеме буенча мастер-классларда катнашырга, милли ашларны татып карарга һәм татар биюе элементларын өйрәнергә мөмкин иде. Быел казанлылар милли костюмга аерым игътибар бирделәр, көндәлек образларына традицион татар киемнәре элементларын өстәделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов озатуында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларын һәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителгән муниципаль районнарның ишегалларын карап чыкты.

Чистай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әлки, Апас һәм Югары Ослан районнарыннан килгән авыл кешеләре оештырган рус, татар һәм чуаш ишегаллары бер-берсе белән янәшә торалар, тугандаш халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. Мәсәлән, Яңа Чишмә районының Татар ишегалдында татар халкының көнкүреше һәм кулланма сәнгате әйберләре белән авыл йорты күрсәтелде. Кунакларны татар халык уеннары, җырлары һәм биюләре көтте. Янәшәдә, Кама Тамагы районының рус ишегалдында тимерчелек урнашкан, мәйданчыкта терлекләр утлап йөри. Кунакларга балык тоту осталыгын белү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Әлки районының чуваш ишегалдында «кош теле» ясау буенча мастер-класс узды.

Сабантуйның рәсми ачылышы майданның төп сәхнәсендә узды.

 "Бүгенге Сабантуйда республикабыз башкаласында без быел барлык шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда узган милли бәйрәмгә йомгак ясыйбыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, –  анда татар гына түгел, республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләре дә катнашты. Татарстан Сабантуй традицияләрен саклый –  ул безнең ата-бабаларыбыздан гасырлар төпкеленнән килгән һәм барлык хезмәт кешеләрен берләштерә торган бәйрәм. Мондый бәйрәмнәрдә без яшь буынга һәр халыкның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кадерләү, республикада хөкем сөргән милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген күрсәтәбез». 

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәренә армый-талмый хезмәт куйганнары өчен аерым рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Республиканың иминлеге мул уңышка да бәйле", - диде ул. 

"Безнең өчен Сабантуй – халык гореф - гадәтләре, җитезлек, осталык күрсәтелә торган бәйрәм, - дип билгеләп үтте Сергей Миронов, – Сабантуй –  барлык халыклар яраткан бәйрәме".

Аккош күлендәге Сабантуй кичкә кадәр дәвам итәчәк. Казан Сабантуе бүген традицион рәвештә өч мәйданчыкта уза. Аккош  күленнән тыш җыеннар Мирный һәм Дәрвишләр бистәләре каенлыкларында бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International