"Бергәләп коррупциягә каршы!" бәйгесе башланды"

2023 елның 30 июне, җомга, 08:05

РФ Генераль прокуратурасы  яшьләрнең "Бергәләп коррупциягә каршы!" халыкара социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы башлануы турында игълан итте."Ул БДБнең Коррупциясенә каршы тору буенча дәүләтара совет эгидасы кысаларында  үткәрелә.

Конкурс эшләрен (коррупциягә каршы плакатлар һәм видеороликлар) 2023 елның 1 октябренә кадәр www. anticorruption.life адресы буенча конкурс сайтына җибәрергә кирәк. Йомгак 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китереп ясалачак.

Конкурс турында мәгълүмат РФ Прокуратурасының бердәм порталында һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе Башкарма комитеты сайтында бастырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International