Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү халкын һәм кунакларын Сабантуй бәйрәме белән котлады

2023 елның 1 июле, шимбә, 16:24

Бүген Мәскәүдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Сабантуй узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән мәскәүлеләрне, Россиянең төрле күпмилләтле төбәкләреннән килгән кунакларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бәйрәм кунаклары арасында РФ спорт министры Олег Матыцин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, Дәүләт Думасы депутатлары, Башкортостан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, Россия Геройлары, шулай ук башка рәсми затлар бар иде. 

Тантаналы ачылыш алдыннан катнашучылар импровизацияләнгән татар һәм башкорт авылларында булдылар. Татар авылын Чаллы шәһәре оештырган. Йорт «XIX гасыр башы татар йорты» рәвешендә бизәлгән. Күргәзмәгә Чаллы халкы музей фондларыннан сандыклар, самоварлар һәм агачтан кулдан эшләнгән әйберләр алып килгщн.

Аннары кунаклар Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан армия генералы Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фотоэкспозиция белән таныштылар.

Сабантуйны ачу тантанасы майданның төп сәхнәсендә узды. "Башкалада уза торган әлеге бәйрәм – үзенә бер төрле, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге тантаналарга нәтиҗә ясап.

Татарстан парламенты башлыгы мәйданга  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен тапшырды һәм бәйрәмдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр ярдәмендә халыклар арасында гармониягә һәм хөрмәткә, шулай ук төбәкләрдә һәм тулаем илдә татулыкка ирешү мөмкин булуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошниковка кунакчыллыклары, җаваплары һәм чараларга булышлыклары өчен рәхмәт белдерде. "Күпмилләтле Россиядә татар-башкорт Сабантуе кебек бәйрәмнәрне үткәрүнең мөһимлеген аңлау аеруча мөһим", – диде парламент Рәисе.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан  Рәисе Указы нигезендә Алексей Шапошниковка «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»медален тапшырды.

Алексей Шапошников шулай ук Мәскәү Сабантуен–2023 оештырган өчен Татарстан һәм Башкортостан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Бу бәйрәм безгә татарлар һәм башкортлар бүләк иткән мәдәни һәм тарихи мирасы булып тора», – диде Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе.

Бәйрәм кунакларын майдан сәхнәсеннән Олег Матыцин сәламләде. "Спорт  бәйрәм кысаларында мөһим урын алып тора, чөнки спорт – ул рекордлар гына түгел", – диде Россия спорт министры. Спорт-ул идеология, безнең яшь буынны традицияләр рухында тәрбияләү, кагыйдәләр буенча уйный белү һәм бөек илебезне хөрмәт итү. Татарстан Республикасына һәм Башкортостан Республикасына Россиянең күпмилләтле халкын берләштерүче традицияләрне хөрмәт итүләре өчен рәхмәтле».

Майданның төп сәхнәсендә Мәскәү, Татарстан һәм Башкортостан милли коллективлары, Россиянең төрле халыкларын тәкъдим итүче эстрада йолдызлары чыгышлары яңгырады. Бәйрәмне дәүләт академия Зур театры солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Гали ачты.

Милли көрәш мәйданчыгында корэш билбау көрәше буенча дөнья Кубогы финалы узды.

Сабантуй кунаклары «Игелекле күршеләр урамы» милли чатырлар аллеясы буйлап йөреп, «Дөнья халыклары кухнясы» мәйданчыкларында милли ризыкларны татып карый алдылар, иң актив балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар узды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International