Депутатлар округларда

2023 елның 3 июле, дүшәмбе, 16:51

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар, шулай ук татарстанлыларны милли бәйрәмнәр белән котладылар.

2 июльдә Киров өлкәсендә Сабантуй узды. Татарстан парламенты исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев сәламләде.

30 июньдә Марий Эл Республикасында Медведев ипподромы территориясендә «Басу көне – 2023» республика бәйрәме узды, анда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты. 

Чарада Россиянең 8 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да,  60тан артык товар җитештерүче продукция һәм авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итте, үсемлекләрне, минераль ашламаларны, орлыкларны һәм авыл хуҗалыгы культуралары гибридларын саклау чаралары экспозициясе эшләде.

Пленар утырыш кысаларында Таһир Һадиев «ТР авыл территорияләренең эшлекле активлыгын арттыру мөмкинлекләрен тормышка ашыру» буенча чыгыш ясады.

28 июньдә Татарстан мөселманнарның төп дини бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете билгеләп үтте. Депутат Камил Нугаев Болгардагы Ак мәчеттә бәйрәм намазында катнашты. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

27 июньдә Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәтеш шәһәрендә экскурсиядә булдылар, шулай ук Тәтеш крае тарихы музеенда булдылар. «Олы җанлы кечкенә шәһәр» туристлык маршруты кысаларында узган экскурсияне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова оештырды. "Проект өч ел дәвамында, «Кече Ватан мәдәнияте»партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Без 2001 елда Чистайда, 2022 елда Алабугада булдык һәм бүген без Тәтештә", - диде Людмила Рыбакова.

26 июньдә Аксубай, 29 июньдә Кукмара муниципаль районнарында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уздырды,  чарада парламент депутатлары Камил Нугаев һәм Римма Ратникова катнашты.

24 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендә «Сабантуй» республика бәйрәмендә катнашты. Депутат ТР Рәисенең сәламләвен ирештерде һәм барлык җыелганнарны бәйрәм белән котлады.

23 июньдә депутат Людмила Рыбакова КФУның Алабуга институтының «Университет» гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыруда катнашты. Чыгарылыш укучылары арасында Лисичанск шәһәреннән (ЛНР) килгән балалар да бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International