Профильле комитет утырышында балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 5 июле, чәршәмбе, 12:40

Бүген парламентарийлар Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  Казанда республиканың иң борынгы музыка уку йортларының берсе булган П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә узган күчмә утырышында балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүне үстерү һәм «Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары 2023 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм быелның III кварталына эш планын расладылар.  Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде. 

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар капиталь ремонттан соң ачылган П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбен карап чыктылар.  Мәдәни мирас объекты булган әлеге бина үзенең 90 еллыгына тулысынча реконструкцияләнгән. Яңартылган сыйныфлар һәм концерт залларыннан тыш, монда интерактив музей барлыкка килгән. Депутатлар шулай ук мәктәптә гамәлгә ашырыла торган укыту программалары (һөнәри һәм гомуми үсеш программалары) белән таныштылар, педагоглар белән аралаштылар.

Республикада балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре профильле министрлыклар һәм ведомстволар, балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, педагогик һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашында Комитет утырышы кысаларында җентекләб тикшерелде.  

Хәзерге вакытта республикада сәнгать өлкәсендә 144 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 105е – сәнгать мәктәбе, 38е - белем бирү учреждениесе, берсе -  Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында эшли торган урта махсус музыка мәктәбе. Республика мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова билгеләп үткәнчә, балалар сәнгать мәктәпләре саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм Россиядә бишенче урында тора.

Юлия Әдһәмова сәнгать мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым тукталды. "Республика сәнгать мәктәпләрендә нигездә 10 елдан артык эш стажы булган югары категорияле педагоглар укыта," – дип билгеләп үтте ул. Россия Президенты Указы белән музыка сәнгате өлкәсендә иң яхшы укытучыларга ел саен премияләр булдырылган. Узган ел Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләренең 7 укытучысы әлеге премиягә лаек булган. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурслары үткәрелә, шулай ук педагоглар ел саен квалификацияләрен күтәрәләр. Килеп туган хәлне анализлап, Юлия Әдһәмова балалар сәнгать мәктәпләре педагогларының социаль статусын күтәрү мөмкинлекләре турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Балалар сәнгать мәктәпләре урнашкан биналарның торышы мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала. Моннан тыш, Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә музыка кораллары белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителмәгән, гәрчә бу проблема «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында финанслау хисабына хәл ителә башлаган булса да. Узган ел 14 балалар сәнгать мәктәбе өчен музыка кораллары сатып алынган. Шулай ук инструментлар республика бюджеты хисабына сатып алына, аерым алганда, узган елда 30 гөслә, 34 гармун, 28 думра, 97 балалайка һәм 90 курай сатып алынган.

Республикада белем бирү программаларын әзерләү планында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым мөнәсәбәт булдырылган, шуңа күрә алар өчен сәнгать өлкәсендә өстәмә белем алу мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, М.Мөзаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина үз мәктәпләренең инде ун елдан артык инклюзив юнәлештә эшләвен әйтте.  Бүгенге көндә 18 нче сәнгать мәктәбенендә укучыларының 10% ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Педагоглар тарафыннан эшләнгән программаларның кыйммәте шунда ки, Илзия Фәтхуллина әйтүенчә, алар практик тәҗрибәгә нигезләнгән һәм конкрет диагнозларга юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә, күп кенә "аерым" чыгарылыш укучылары бүген мәктәпнең горурлыгы булып торалар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулыйлар, музыкаль юнәлештәге дәрәҗәле уку йортларында белем алалар.

Татарстанда сәләтле балалар белән эшләү системасы булдырылган һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның муниципаль балалар музыка мәктәбе мисалында ничек эшләве турында Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары Эльмира Бәхтиярова җентекләп сөйләде. "Балалар музыка мәктәбе – «мәктәп - училище - югары уку йорты» музыкаль белем бирү системасында беренче звено, – дип ассызыклады ул, – үз эшчәнлегендә гомуми үсеш һәм һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашырып, без белемле музыка сөючеләрне тәрбиялибез һәм Россиянең музыкаль элитасын үстерәбез. Бу программалар сәләтле балаларны кечкенәдән ачыклау, аларны алга таба үстерү һәм һөнәри билгеләү өчен уңай шартлар тудыруны күздә тота.

Сәләтле балалар белән эшләүдә мөһим момент, Эльмира Бәхтиярова сүзләренчә, аларның алга таба шөгыльләнүгә мотивациясе булып тора. Бу мактау грамоталары белән бүләкләү, мактау тактасына иң яхшыларны кертү, стипендияләргә һәм грант конкурсларына тәкъдим итү, матди бүләкләү генә түгел, ә профессиональ музыкаль коллективларның проектларында катнашу да: балалар конкурс сайлап алуыннан узалар һәм концерт программаларында солистлар булалар.

Профильле комитет әгъзалары 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. "Пушкин картасы» буенча мәктәп укучылары һәм студентлар спектакльләргә, кинога,  концертларга бушлай йөри алалар, билетларны «Пушкин картасы» белән түлиләр. Картага елына бер тапкыр дәүләт бары тик мәдәни чараларга гына сарыф ителә торган акчаны күчерә. Быелның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда программада 251 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International