Хакимиятнең традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә игътибарын көчәйтергә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2023 елның 7 июле, җомга, 17:08

Бүген Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дини һәм иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре яңа халыкара сәясәт шартларында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырышта ВКС режимында Дәүләт Советы Рәисе, милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, Россиянең традицион кыйммәтләрен ныгытуда күпмилләтле Россия халкының нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү аерым роль уйный. «Без Татарстанда, башка төбәкләрдә кебек үк, Россия Президенты Указы белән расланган "Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре"н хупладык, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу документта 173 милләт вәкиле яши торган күпмилләтле республикабызны борчыган мәсьәләләрнең бөтен спектры каралды".

Татарстан Республикасы, парламент башлыгы сүзләренчә, төрки, славян һәм фин-угор халыкларын, ислам һәм христиан цивилизацион һәм әхлакый башлангычларын берләштергән. Игелекле этномилләтле фон - Татарстан халыклары арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләренең тарихи формалашкан традициясе генә түгел, ул дәүләт органнарының, җирле үзидарәнең, гражданлык җәмгыяте институтларының, академик һәм экспертлар берләшмәсенең даими системалы эше предметы, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Республикада Татарстан халыкларының мәдәниятен, телләрен, традицияләрен тормышка ашыруга ярдәм итүче инфраструктура булдырылган һәм планлы рәвештә җәмгыятькә хезмәт итә.

Аерым алганда, республикада милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисы каршындагы Совет, ватандашлар эшләре буенча Координация советы, Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет һәм башкалар актив эшли. Хакимият һәм идарә органнары этник процесслар һәм миграция мәсьәләләре өлкәсендәге вәзгыятькә комплекслы мониторинг үткәреп бара.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, гражданлык җәмгыяте институтларының, аерым алганда, Татарстан халыклары ассамблеясының эше мөһим булып кала. "Безнең халыкка телләрне, традицияләрне, гореф - гадәтләрне саклау, өйрәнү, үстерү һәм трансляцияләү бик кирәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Киң җәмәгатьчелек катнашында даими үткәрелә торган чаралар, бәйрәмнәр, фәнни һәм белем бирү форумнары, концертлар, кешеләрнең үз тамырларын, әти-әниләренең телен белергә теләүләрен, ата-бабаларының традицияләрен дәвам итәргә теләүләрен күрсәтә".

1992 елда ук оештырылган Татарстан халыклары Ассамблеясы составына бүген 37 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 240тан артык төбәк һәм җирле милли иҗтимагый берләшмә керә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, мондый эш муниципалитетларда да киң хуплау таба.

Фәрит Мөхәммәтшин традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга аерым тукталды. "Минем карашка, игътибарны арттыру, шул исәптән Совет форматында да, традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны таләп итә, - диде ул. - Әхлакый нигезләр формалашу башта нәкъ менә гаиләдә, ә аннары мәктәпләрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә бара".

Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдиме бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк тәкъдимнәрдә исәпкә алыначак.

Видеоэлемтә режимындагы утырышта шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International