КПРФ фракциясе үзенең ярты еллык эшенә йомгак ясады

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 10:08

Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясенең бүгенге утырышында депутатлар парламентның кырык бишенче утырышының көн тәртибен карап чыктылар һәм агымдагы елның беренче яртысында эшкә йомгак ясадылар.

Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы көн тәртибен тикшергәндә, фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов анда социаль характердагы мәсьәләләр өстенлек итүен билгеләп үтте һәм алар өчен тавыш бирергә чакырды.

2023 елның беренче яртысында КПРФ фракциясе эшенә йомгак ясау КПРФ республика комитеты бюросы әгъзалары катнашында узды.

Ярты ел эчендә КПРФ фракциясе 5 утырыш, 2 матбугат конференциясе, 2 түгәрәк өстәл, 1 семинар-киңәшмә уздырган. Татарстан депутатлары Ульяновскида Идел буе федераль округының Закон чыгару органнарындагы КПРФ фракцияләренең семинар-киңәшмәсендә, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашканнар. Дәүләт Советы утырышлары барышында КПРФ фракциясенең актуаль темалар буенча 16 гаризасы яңгыраган.

Сайлаучыларның 340 мөрәҗәгате каралган (шул исәптән шәхси кабул итүдә), гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча депутатлар хакимият органнарына мөрәҗәгать иткәннәр. КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 379 депутат мөрәҗәгате җибәрелгән.

Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе әгъзалары актив хәйриячелек эшчәнлеге алып баралар, шул исәптән КПРФның ЛНРга һәм Лисичанск шәһәренә гуманитар конвой оештыруда ярдәм күрсәтелгән, мәктәп футбол Лигасына акча бирелгән, аерым социаль проектлар финансланган.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International