Инвесторларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары закон белән раслана

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон проекты белән социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектларын урнаштыру, масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген сату-алусыз юридик затларга бирү критерийлары төзәтелә.

Аерым алганда, индустриаль (сәнәгать) паркының идарәче компаниясенең инвестиция проектын гамәлгә ашырганда эш урыннары булдыру буенча критерийны алып ташлыйлар, инвестицияләрнең гомуми күләме буенча критерийны шәһәр округлары һәм муниципаль районнар өчен дифференциацияләргә тәкъдим ителә. Муниципаль районнар территорияләрендә сәнәгать паркларын үстерүне стимуллаштыру максатыннан закон проекты шулай ук кирәкле инвестицияләр күләмен 15 миллион сумга кадәр киметүне тәкъдим итә.

«Бүгенге көндә республиканың барлык сәнәгать паркларында 1500дән артык резидент эшли, 52,2 мең эш урыны булдырылган, 2021 ел йомгаклары буенча резидентларның кереме 404,7 млрд.сумнан артык, 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча 263,3 млрд. сум тәшкил итте, - диелә аңлатма язуында, - бу Казандагы «Химград» технополисы кебек эре инфраструктура объектлары, Чаллыдагы «Мастер» Кама индустриаль паркы, шулай ук республиканың һәр муниципаль районында диярлек булдырылган сәнәгать парклары. Сәнәгатьне үстерү өчен аларның гомуми мәйданы 2,2 мең гектардан артык тәшкил итә».

Закон проекты республиканың муниципаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен инфраструктура объектларын булдыруга һәм үстерүгә акча кертергә планлаштыручы инвесторларга өстәмә ярдәм чараларын кертүгә юнәлдерелгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International