Фәрит Мөхәммәтшин кадрлар белән тәэмин итүдә системалы карарлар мөһим дип саный

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе, 16:57

Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә системалы карарлар кирәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында әнә шулай дип белдерде.

Төбәкләрнең квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеше һәм эшкә урнашканда чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итүнең өстәмә чаралары утырышта төп тема булды.

«Кадрлар әзерләү - ил икътисадының уңышлылыгы мәсьәләсе. Шуңа күрә бу проблемага системалы якын килергә кирәк. Республикада без белгечлекләргә ихтыяҗ статистикасын анализлыйбыз. Без кемне һәм күпме әзерләгәнне белергә тиеш. Мәсәлән, төбәкләрдә медицина югары уку йортлары аз түгел, ә медицина учреждениеләрендә кайбер практика табиблары җитми», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2014 елдан башлап Татарстанда һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдырыла, диде ул. «Мәктәп эскәмиясеннән үк һөнәри юнәлеш бирү эше белән шөгыльләнергә, мәктәп укучылары үз һөнәрләрен сайлап, киләчәктә бу белгечлек буенча эшләсеннәр өчен гомуми белем бирү мәктәпләре һәм югары уку йортларының көчен берләштерергә кирәк», – дип саный парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада авылда медицина кадрлары җитмәү проблемасын максатчан укыту ярдәмендә хәл ителә. «Максатчан белем бирү килешүе төзегәндә, без медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларның, ким дигәндә, өч ел үз районнарында хезмәт куячакларын беләбез. Әлбәттә, бу системалы карар түгел, әмма вакытлыча чара буларак эшли. Федераль дәрәҗәдә системалы карарлар кирәк», - диде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International