Ветеринария эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:20

Бүген Дәүләт Советы утырышында ветеринария эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, федераль законнарга Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының ветеринария өлкәсендәге вәкаләтләрен төгәлләүче үзгәрешләр кертелгән, хайваннарның хуҗаларының һәм хайваннар продукциясе җитештерүчеләрнең бурычлары исемлеге киңәйтелгән, шулай ук редакция төгәлләүләре гамәлгә ашырылган. Федераль законнардагы әлеге үзгәрешләрне республика законында да чагылдырырга кирәк, дип ассызыклады профильле комитет башлыгы.

Аерым алганда, закон проекты хайваннарны исәпкә алу, шулай ук физик һәм юридик затлар терлекләр үстерү, асрау һәм сую белән шөгыльләнгәндә, ветеринария контроле (күзәтчелеге) үткәрелергә тиешле товарлар җитештерү, эшкәртү һәм саклау эшчәнлеген гамәлгә ашырганда файдалана торган җир кишәрлекләренең, биналарның, урыннарның, төзелмәләрнең, корылмаларның – объектларның зоосанитар статусын билгеләү буенча вәкаләтләрен төгәлләштерә.

Шулай ук закон проекты хайваннар хуҗалары һәм хайваннар продукциясе җитештерүчеләрнең бурычлары исемлеген «ветеринария турында» Федераль законда күрсәтелгән очраклардан тыш, хайваннарны маркировкалауны тәэмин итү бурычы, шулай ук хайваннарны исәпкә алу өчен кирәкле мәгълүматны хайваннарны исәпкә алучы затларга тапшыру бурычы белән тулыландыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International