Бюджет һәм салымнар турындагы кайбер законнарга үзгәрешләр кертелә

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:26

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар республика бюджетына һәм салымнарга кагылышлы берничә закон проектын карадылар. "2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына ТР бюджеты турында" гы Законга, ТР Бюджет кодексына, шулай ук "Оешмаларның мөлкәтенә салым турында"гы һәм "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында" гы законнарга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары тулаем кабул ителде.

«2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына ТР бюджеты турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проектын тәкъдим итеп, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин агымдагы елга бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәрен 21,5 млрд сумга арттыру тәкъдим ителүен хәбәр итте. Шул исәптән оешмаларның табышына салым буенча 15 млрд сумга, оешмаларның мөлкәтенә салым буенча 4,5 млрд сумга, салым булмаган керемнәр буенча 2 млрд сумга.

Тулаем алганда, 2023 елда ТР бюджетының керем өлешен 26,5 млрд сумга, чыгым өлешен 44,9 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, 2023 елга ТР бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 370,5 млрд сум, чыгымнар буенча 415,9 млрд сум, дефицит 45,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Закон проектын тикшерүдә депутатлар Марат Галиев, Александр Комисаров, Фадбир Сафин, Александр Тыгин, Геннадий Глушков һәм Альберт Хәбибуллин катнашты. Алар салым керемнәренең үсеш чыганаклары,  илкүләм проектларны финанслау, оешмаларның милкенә салым керүнең арту сәбәпләре һәм муниципалитетларның җирле бюджетларын үтәү барышы белән кызыксындылар.

Министр барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде.

Тәкъдим ителгән закон проекты буенча Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының уңай карары белән депутат Леонид Якунин таныштырды.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

«ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проектын профиль комитет рәисе Леонид Якунин тәкъдим итте Ул республиканың Бюджет кодексы нигезләмәләрен «Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләрен төзү (үзгәртү) өчен муниципаль берәмлекләрнең башкарма-күрсәтмә органнарына тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субвенцияләр бүлү методикасын раслау турында» РФ Хөкүмәте карарына туры китерү максатларында эшләнгәнлеген хәбәр итте.

Депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Шулай ук, гомумән алганда, оешмаларның мөлкәтенә салым турындагы законнарга үзгәрешләр кертүне һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланган салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләүне күздә тоткан республика законнары проектлары кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International