Татарстан Конституция советы составы формалаштырылды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 13:08

Дәүләт Советының бүгенге утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзаларын һәм рәисен билгеләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. "Татарстан Республикасы Конституция советы турында" ТР Законы нигезендә Конституция Советы әгъзалыгына бер кандидатны ТР Рәисе, ике кандидатны ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисеннән  кандидат итеп Илгиз Гыйләҗевны тәкъдим итте. Ул аны Татарстанда һәм Россия Федерациясендә танылган тәҗрибәле юрист, суд системасын оештыручы буларак тасвирлый.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Конституция советы әгъзалары вазыйфаларына билгеләү өчен Роман Гафаров һәм Эльмира Мостафина кандидатураларын тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, кандидатлар дәүләт һәм суд органнарында озак еллар эшләгәп югары һөнәри сыйфатлар күрсәткәннәр, "ТР Конституция советы турында"гы закон таләпләренә туры киләләр.

Дәүләт Советы тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплап, аларны ТР Конституция советы әгъзалары итеп билгеләде.

Шулай ук Илгиз Гыйләҗевне Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе итеп билгеләү турында Дәүләт Советы карары кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International